ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2017 ел
шимбә

Атнаның һәр чәршәмбесендә полиция хезмәткәрләре футбол кырында, чаңгы юлында, спорт залында узучы физик әзерлек дәресләрендә катнаша.

Хезмәткәрләр чаңгыда да узыштылар, граната да аттылар, пневматик винтовкадан ату буенча да көч сынаштылар.

Мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе гадәттәгечә февраль аеның беренче шимбәсндә көнне үтә. Кичә Баулының  дүртенче санлы гимназия дә кайчандыр анда укып чыккан укучыларын каршы алды. 

Район башкарма комитеты тулы составта диярлек Куйбышев урамындагы 20нче йорт адресы буенча урнашкан яңа бинага күчте.

Яңа Әлем мәдәният йортында узешчәннәр катнашында Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияу" комедиясы күрсәтелде.

Татарстан Республикасы җыелма төркеме 12 нче тапкыр гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына ия булган. Каты ярышуда Татарстанның гамәли янгын сүндерү осталары гомуми нәтиҗәдә җиңүне тартып ала һәм бу абруйлы бөтенрусия ярышларының җиңүче исемен үзенең артыннан саклап кала алган. Моннан башка, безнең төркем Кубок ярышы белән бер үк вакытта үткәрелгән Идел буе федераль округының кышкы чемпионатында тагын җиңгән.

Бөтен Мамадыш шәһәре буйлап, ярты гасыр буе бергә гомер иткән юбилярларны хөрмәтләү бара. Халыкта бу тантаналы вакыйганы “ алтын туй” дип атыйлар. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов ярдәме белән алтын юбилярларны хөрмәтләү яхшы гореф-годәткә кереп бара.
Иң грандиоз котлау Халыкара гаилә көне -15 майда көтелә. ГХАТ булеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге секретарьләре белән берлектә, юбилярлар турында мәгълүмат җыялар. Аларны елдагыча тантаналы рәвештә  котлау көтелә.

Җиңүче үзенең көндәшен өч секундка гына узып китте.

  2 февраль көнне Саба гимназиясендә 9-10 сыйныф укучылары журналист һөнәренең үзенчәлекләре белән танышты. Шул ук көнне Саба районында “Серле каләм” иҗат бәйгесенә йомгак та ясалды. 

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International