ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, төрле ведомстволар һәм министрлык вәкилләре катнашты.

Утырышны парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында  катнашты.
Президиум көн тәртибенә 34 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның унбере - республика законнары проектлары, унҗидесе - федераль законнар һәм РФ субъектлары законнар чыгару җыеннарының законнар инициативалары проектлары.

2017 нче елның 16 нчы февралендә “Арттерапия” социаль программасы кысаларында «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Римма Гарапшина җитәкләгән районыбызның Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” исемле ветераннар клубы һәм язучы - Мәгмүрә Хөрмәтуллина катнашында хәйрия концерты булып узды. Тернәкләнүчеләнер  әлеге чара чын-чынлап җыр-моң дөньясына алып керде. Яңгыраган һәр җыр, шигырь өчен тамашачылар катнашучыларны көчле алкышларга күмделәр. 

2017 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында катнашты.

Бүген Казан төзелеш көллияте территориясендә (Казан шәһәре, Липатов урамы, 25) Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин (WorldSkills Russia) "Яшь профессионаллар эшче һөнәрләр төбәк чемпионаты җиңүчеләре белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

Уку йортына килеп җитү белән ТР Хөкүмәте Башлыгы вазыйфаларын башкаручы ярыш мәйданчыгын карап чыкты, остаханәләр һәм компетенцияләр буенча төзелеш юнәлешен: маляр эшләр, штукатур, кирпеч кую, электромонтаж, ландшафтлы дизайн һ. б. Белән танышты.

Очрашуны ачып, Алексей Песошин Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән эшче һөнәрләр чемпионаты призерларын сәламләде.

2017 елның 14 февралендә- "Гашыйклар" көнендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 пар үз никахларын теркәделәр. Яшь парлар бу датаны юкка гына сайламаганнар, чөнки нәкъ менә матур “мәхәббәт” исемендәге хис аларны ГХАТ бүлегенә алып килгән.

2017 елның 15 февралендә министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан суд приставлары хезмәтенә юлланган административ җәза билгеләү турындагы карарларны үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

 

2015 елда Ишем авылы клубы Авыл клублары төзу буенча республика программасына кертелде.

Инде иртән үк бүлек клиентларын, бәхетле киләчәк һәм саф мәхәббәт теләп, кып-кызыл кайнар йөрәкләр каршы алды. 

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, мәгълүмати массакүләм чараларга, Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарында бүреләр күренүе турында, керә торган мәгълүматны кире кага.

Хәзерге вакытта республикада аучылык байлыкларын хисаплау алып барыла. Хисаплау вакытында  бу территорияләрдә  бүреләр табылмады. Төрле сайтларда куелган фотолар Татарстан Республикасы территориясенә кагылмыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International