ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2017 ел
якшәмбе

25 март көнне Кече Битаман авылында Нәүрүз бәйрәме узды. 

24 март көнне Олы Битаман авылында язны каршы алдылар. 

Бүген Дубайда VII Eллык инвестицион форум кысаларында "Татарстан - БГӘ: сәүдә-инвестицион хезмәттәшлек" бизнес форумы узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. 

 

1 нче апрель көнне Олы Битаман авылы җирлегендәге барлык бюджет хезмәткәрләре үз территорияләрен җыештырырга чыктылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда VII Eллык инвестицион форум президенты, «Strategic Marketing & Exhibitions» компнаиясе җитәкчесе Дауд Әл-Шезауи белән очрашты.

Үткән март аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 41 сабый теркәлде: 18 малай  һәм 23 кыз. Иң кечкенә бала 2080, ә иң зуры – 4160 грамм.  Иң яшь анага – 21, иң өлкән анага 43 яшь.

Март аенда иң популяр исемнәр София, Полина.

Бүген VII Eллык инвестицион форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Сәид Әл-Мансури һәм Дубай Ислам банкингы һәм финанслар үзәге җитәкчелеге белән очрашты. 

Бүген Дубайда (БГӘ) VII Eллык инвестицион форум ачылды (Annual Investment Meeting (AIM) 2017). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай Әмире, БГӘ Премьер-министры һәм БГӘ Вице-президенты Мөхәммәд ибн Рашид Әл Мәктүм белән очрашты, «Бөтендөнья лидерлары дебатлары» темасына багышланган пленар утырышта чыгыш ясады һәм Форумны ачу тантанасында катнашты.
Дубай Әмире, БГӘ Премьер-министры һәм БГӘ Вице-президенты Мөхәммәд ибн Рашид Әл Мәктүм белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Форумда катнашуда күрсәтелгән хөрмәт һәм кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Гарәп инвесторларын Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә чакырды. 

Каратэ буенча бөтенроссия ярышлары 7-9 апрельдә Казанның «Ак Барс» спорт сараенда узачак.

Бөрбаш китапханә филиалында башлангыч сыйныф укучылары белән "Салават купере" журналына кузәтү үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International