ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең ярашлы күрсәтмәсе белән  2017 елның 25 мартындагы «Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәве турында Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 541-р санлы федераль закон һәм Россия  Федерациясенең законнар актларының кайбер положениеләренең көчен югалтуы турында федераль закон проекты  (юридик затларга һәм шәхси затларга дәүләт теркәве ясаганда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә күп функцияле үзәкләр белән теркәү органнарының үзара эше өлешендә) Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертелде.

 

Чепья авыл китапханәсе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә  "Дару үләннәре ни сөйли" исемле сәламәтлек сәгате үткәрде. Үләннәрне кайчан, ничек җыярга кирәк икәнлеге турында, аларның  үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы турында  аңлатылды. Ә соңыннан дару үләннәреннән ясалган төнәтмәләр белән чәй өстәле артында үзара гапләшү дәвам итте.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның язгы ау чорына  рөхсәтнамәләр, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык  муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә.

Республика клиник хастаханәсендә аякларның куркыныч ишемиясе, күп дәрәҗәле зарарланулары белән пациентларда аякларының стенотик зарарлануларын дәвалау буенча гамәли курс узды.

4 апрель көнне  Кама Тамагы муниципаль районы Кирельск авылы китапханәсендә К.И.Чуковскийның тууына 135 ел тулу уңаеннан "Корней бабай әкиятләре" дигән әдәби кичә узды. Чарада  Кирельск мәктәбенең  1-4 сыйныф укучылары катнашты.

3 нче апрель көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Ф.Галимованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Гомернең асылын аңлагыз” дигән бенефис кичәсе уздырылды.

3 апрельдә Никахлашу сараенда әлеге уенны Җиңү волонтерлары үткәрде. Анда шәһәребезнең яшь активистлары: балаларның район Думасы, “Волонтер” үзәге һәм “Нефтяник” студентлар отряды штабы катнашты.

Район балалар китапханәсендә  гимназиянең 2 “Д” классы өчен “Яңа китапларның язгы парады” библиографик дәрес  үткәрелде.

2 апрель көнне Түбән Тагилда ике төр чаңгы ярышлары буенча Россия Чемпионатының йомгаклау ярышлары узды.

 Тукай  районы прокуратурасы  эшмәкәрлекне кабул итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International