ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

5 нче апрельдә Югары Ослан районының балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм” акциясен тормышка ашыру йөзеннән районның Үзәк китапханәсендә китапханә дәресе узды. Анда Г.Дәүләтшина җитәкчелегендә 4 нче сыйныф укучылары милли туган як бүлегендә татарча басмалар һәм “Табигать – безнең зур байлыгыбыз” дигән күргәзмә белән таныштылар, Татарстанның экологик проблемалары турында сөйләштеләр.

1 нче апрельдән Татарстанда санитар-экологик 2 айлык старт алды. Ул 31 нче майга кадәр дәвам итә. Бу айлыкта ишегалларын, яшеллекләрне, массакүләм кеше җыела торган урыннарны, бакчаларны, парк һәм скверларны тәртипкә китерәчәкләр.

Иртәгә, 6 нчы апрельдә, сәгать 10.00 да ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды вәкиле Х.К.Хәмидуллин белән очрашу оештырыла.

Бүген Югары Осланның яшьләрне Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы булып узды.

2017 нче елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча 1284 бозау туган , бу күрсәткеч узган елга караганда 55 башка кимрәк дигән сүз.

Казанның М Горҗкий исемендәге әдәби-мемориаль музеенда “Купала өчен розалар” дигән күгәзмә ачылды. Бу чара Татарстан халыеклары съездына багышлана.

Мәктәпләр арасында бара торган быелгы КВН шулай дип аталды.

“Татарстан – безнең туган йорт!” дип аталган акция кысаларында республика буйлап “Без бергә” дип аталган этнокультура эстафетасы бара. Аның максаты – республикада яшәүче халыкларның культурасы һәм көнкүрешен сурәтләү.

Экология елына багышланган территорияләрне чисталыкта тоту 2 айлыгы башлануга, авыл җирлекләре башлыклары халыкны федераль юл буйларын, авылларга керү җирләрен чүп-чардан арындыру буенча эш алып бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International