ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендәге Россия федераль атом-төш үзәгендә – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтында (РФЯЦ-ВНИИЭФ)  булды.

Татарстан Республикасы Президенты монда Лазер физикасы институты һәм  Теоретик һәм математик физика институтының исәпләү үзәге эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнехановка җирле галимнәрнең эшләнмәләрен, аерым алганда, супер-ЭВМ һәм суперкомпьютер технологияләре өлкәсендәге  экспонатлар күрсәттеләр.

2 апрельдә башкалабыз Казанда урнашкан Татарстан Язучылар берлеге бинасында узган  «Үз юлымСвоя строка» иҗади конкурсының өченче турындаСихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчесе (Урыссу гимназиясе укучысы) катнашты.

“Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре Бәйрәкә авылы китапханәсендә  үзләренең авылдаш язучылары белән очрашты.

2017 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районы Олы Әтнә авылында “Затлы” сәүдә йорты сатучылары өчен семинар үткәрде

Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым Казан шәһәрендәге «ДНС-Альтаир» ҖЧҖ кибетләреннән берсендә 1850 сумга өй шартларында телеңне йотарлык дәрәҗәдә тәмле туңдырма әзерли торган «Tristar» дигән җайланма сатып алган

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин бүген Татарстанга килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин каршы алды.

Бүген Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко губернаторлар – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) әгъзалары белән очрашты

Очрашуда Россия Федерациясенең12 субъекты башлыкары – Татарстан Республикасы Президенты, Башкортостан Республикасы башлыгы, Мордовия Республикасы башлыгы, Алтай крае, Красноярск крае, Пермь  крае, Калуга өлкәсе, Липецк өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Самара өлкәсе, Төмән өлкәсе, Ульяновск өлкәсе губернаторлары катнашты.

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләр губернаторлары – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу эшлекле иртәнге аш форматында узды.

Очрашуда катнашучылар илнең инновацион төбәкләрен киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре һәм юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре "Бергәләп террорчылыкка каршы" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Митингта катнашучылар арасында күп яшьләр, шул исәптән төрле югары уку йортлары студентлары катнашты. Җыелган 1,5 мең кеше террорчылар корбаннарын искә алдылар.

Бүген Республика матди ярдәм күрсәтү (компенсация түләүләре) үзәгендә эш визиты белән Кырым Республикасы хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы делегациясе һәм министр Елена Романовская булдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International