ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бу конкурста безнен гармунчы егетләребез ел саен катнашып киләләр. Быел да Теләче сәнгать мәктәбенә  йөрүче Шәдке авылыннан өч бертуган егетебез Мухаметхановлар, очеседә призлы урыннар алып кайттылар. Мухаметханов Айбулат 1нче дәрәҗә лауреат, Мухаметханов Айсаф 2нче дәрәҗә лауреат һәм Мухаметханов Альмир 3нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Егетләребез Теләчебездә үткән барлык чараларда да актив катнашалар, киләчәктә дә аларга уңышлар теләп калабыз.

Экологик тәрбия бирү айлыгы кысаларында туган авыл табигатен саклау максатыннан Урта Девятово мәктәбе укучылары социаль хезмәткәр Надежда Артемьева белән бергә Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт күрсәтә торган Бөек Ватан сугышында катнашкан Прасковья Федоровна Наумованың өенә бардылар.

Кунакта экология дәресендә укучылар авылның экологик проблемалары, Чишмәне яңарту турында фикер алыштылар, туган як табигатен торгызу турында уйлары белән уртаклаштылар.

Сегодня воспитанники старшей и подготовительной групп детского сада «Сказка» посетили фотовыставку «Родной мой край» в Центре дополнительного образования детей Тетюшского муниципального района

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Казаклар авылы китапханәсендә  “Без китап укырга яратабыз!” акциясе игълан ителде. Әлеге акциянең төп бурычы – китап укчыларның санын арттыру, балаларны китапханәгә тарту, китап укуга җәлеп итү.

9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын үткәрү уңаеннан Әлмәттә транспорт хәрәкәте чикләнә.

5 апрель  көнне Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында  танылган язучыларыбы - Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхим, язучы, Татарстанның, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликова, “Бәллүр каләм” конкурсы дипломанты, Кол Гали исемендәге Халыкара премия иясе Булат Хәмидуллин һәм милли китапханәдән килгән хезмәткәрләр белән очрашу булып узды. Шулай ук әлеге очрашуда Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәйдуллин Альфред Рашитович, китапханәчеләр, балалар иҗат үзәге хезмәткәрләредә катнаштылар. Очрашу барышында милли китапханәгә багышланган фильм күрсәтелде, шагыйрьләребез чыгыш ясадылар. Ахырдан Гәрәй Рәхим шигырьләре укылды, изге теләкләр яңгырады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елны экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан итте

Бу  конкурста безнең мәктәптән укучылар актив катнаштылар һәм призлы урыннар түбәндәге номинацияләрдә  яуладылар: нәфис сүз –Имамиева М. 3 урын; Камалиева Р. 3 урын; вокал – Камалиева Р. 3 урын, Камалиева И. 3 урын; стенгазета 1 урын. Укучылрны бу җиңүләре белән котлыйбыз.

Бөтендөнья  сәламәтлек көненә багышланган  флэшмоб узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International