ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

Наратлы авылы мәктәп укучылары өчен "Үзәкләштерелгән районнар клуб системасы" учредениесене авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан “Россия террорчылыкка каршы

2017 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Арча муниципаль районының Шушмабаш авыл җирлегенә керүче, Арчадан шактый ук еракта урнашкан Носы авылында гражданнарны күчмә кабул итү оештырды

Авыл җирлекләре катнашында Җирле үзидарә көне уңаеннан үткәрелгән спартакиада

Бу атнада республика районнарында 2017 елгы язгы чәчүне уздыруга әзерлек буенча АПК оешмалары арасында конкурслар узды.

Бүген  Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм "Химград" АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин катнашында "Чистай" Индустриаль паркын үстерү буенча киңәшмә узды.

Район мәктәпләрендә язучы, публицист, иҗтимагый эшлекле В.Г.Распутинның 80 еллыгына багышланган Намус һәм дөреслек дәресләре узды.

Инде 2013 нче елның 21 нче апреленнән бирле авыл җирлекләре органнары үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмне үткәрү планы һәм андагы чаралар өчен җаваплы кешеләр дә билгеләнгән.

Бүген Ямбулатово авыл җирлегеннән Югары Ослан Советына депутат Анохина М.В. ТР Дәүләт Советының «Мэрхэмэт – Милосердие» дип аталган хатын-кыз депутатларының киңәйтелгән утырышында булып кайтты. Бу җыен Татьяна Ларионова җитәкчелегендә Мамадыш районында узды.

Бүген Иннополиста Росприроднадзорның йомгаклау коллегиясе кысаларында Россия Федерациясе Табигать байлыклары һәм экология министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Татарстан Республикасы һәм Красноярск крае арасында кар барсы популяциясен торгызу буенча дүрт яклы килешү имзаланды. Соңрак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча эшче киңәшмә уздырды.  

Бүген “Чемпион” спорт клубында Спартакиада кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды. Анда 8 мәктәп укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International