ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Башкортстан Республикасы Дәүләт комитетының юстиция эшләре буенча рәисе В.И.Спеле рәислегендәге Башкортстан Республикасы делегациясе вәкилләре килде. Делегация составында Башкортстан Республикасы Дәүләт комитетынң юстиция эшләре буенча рәисе урынбасарлары И.В.Панкевич һәм А.Р.Солтанова да бар иде.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Яшел Үзән муниципаль районы Октябрьск авыл җирлегенең Займище авылы тирәсендә Идел елгасы култыгында балыклар үлүе турында мәгълүмат керде. Сәбәпләрне ачыклау өчен, оператив эш төркеме оештырылды, аның составына ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге, ТР буенча Россия балыкчылык идарәсе, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре керә.

#ЭКОяз2017 акциясенә Азнакай гимназиясе укучылары кушылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре белән бергә алар «Хәсән чишмәсе» территориясен чистарттылар һәм төзекләндерделәр. Апрельнең беренче декадасында Азнакайның җәмәгать урыннарында өмәләр уздырылды.

Быел модульле фельдшер-акушерлык пункты Түбән Кәчидә төзеләчәк.

Бу хакта район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин санитар-эпидемиягә каршы комиссия  утырышында хәбәр итте. Ветеринария хезмәткәрләре егерьлар, аучылар белән берлектә “тәмле” вакциналарны төлкеләр, башка кыргый җанварлар өннәре тирәләренә таратып чыгалар. Бу эш инде башланды, аны 30 апрельгә чаклы башкару күздә тотыла. Узган ел әнә шундый саклану чаралары күрү нәтиҗәсендә районда терлек-туарларда һәм җәнлекләрдә котыру чире очраклары теркәлмәде.

Әлки район суды  акча талауда гаепләнүче  Әкрәм Караевка карата җинаять эшен карады.

Район прокуратурасы 14 яшькә җитмәгән үсмергә карата бозыклык гамәлләре кылган ир-атның җинаять эшен тикшереп гаепләү чыгарды. Узган атнада район судында әлеге җинаять эшен карау төгәлләнде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре булачак педагоглар өчен дәрес үткәрде. Алабуга педагогия университетының биология факультеты студентларын Министрлык эшчәнлеге юнәлешләренең берсе – үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү өлкәсендә эш белән таныштырдылар. Ык буе ТИ белгечләре билгеләп үткәнчә, үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә министрлык тарафыннан зур игътибар бирелә.

Иске Шәйморза урта мәктәбендә Минзаһит Гыймадиев белән очрашу булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International