ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Лаешта Рафис Борһанов рәислегендә ТР икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча Дәүләт советы Комитеты һәм «Рәсәй Федерациясе гражданнарын Һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Рәсәй Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча уртак күчмә утырышы узды.

Әлки районы полиция бүлекчәсе начальнигы Борискино җирлеге халкын кабул итә

2018 елдан башлап, кече һәм урта предприятиеләрнең банкларда урнаштырылган акчаларын иминләштерү мәсьәләсе тикшерелә. Тиешле карарны Хөкүмәт кабул итәчәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев җиткерде.

Кеше эшчәнлегенең табигатькә йогынтысы, су объектларын пычрату, калдыкларны урнаштыруның санкциясез урыннары барлыкка килү – Яр Чаллыда экологик дәрестә болар төп тема булды. Укучылар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. 

“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Карамалы” отряды кырларына самолет ярдәмендә ашлама кертелә башлады. 

Ә “Хузангай” җәмгыятендә иртә сәгатьләрдә, басулар туң чакта “Туман” агрегатлары белән уҗым бодаен тукландыруга керештеләр.

 

12 апрель, космонавтика көнендә, Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар космик сәяхәт кылды.

 

Ел саен Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бөек татар шагыйре, язучы Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырҗләр уку уза.

 

"Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагогы Наилә Турова тернәкләнү курсы узучы балалар өчен Кукмара туган якны өйрәнү музее экскурсия оештырды.

 

2017 нчы елның 11 нче апрель көненә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1554 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 63 кешегә азрак.

 

Әгерҗе мәгарифе тарихында булмаган хәл: 4нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Артур ШӘЙХӘЙДАРОВ математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының Татарстан буенча турында икенче ел рәттән призер булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International