ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмә спортчысы, 21 яшьлек Александр Красных Мәскәүдә уза торган чемпионатта өченче "алтын"ын яулый инде.

Бүген Түбән Камада #ЭКОяз2017 акциясе узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләре җитәкчеләре Н.В. Лемаев ис. скверны җыештыруда катнаштылар. Территорияләрне җыештыру буенча мероприятиеләр бүген шәһәрнең һәр районында оештырылган иде.

Бүген Татарстан экологлары Түбән Камада  җыелды, анда республика Экология министрлыгының барлык территориаль идарәләре җитәкчеләре белән күчмә киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров үткәрде. 

13 апрельдә «Белмедснаб» Белоруссия компаниясе һәм «Дельрус» ЯАҖ Россия компаниясе вәкилләренең Татарстан Республикасына визит узды. Визит кысаларында кунаклар Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда аларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентацияләнде.

Бөрбаш китапханә филиалының кече-музей экспонатларыннан оештырылган Татар өе куренеше "Ак калфак"кунакларында зур кызыксыну уятты.

Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары, “Россия-2018” оештыру комитеты” автоном коммерциячел булмаган оешма рәисе Виталий Мутко 2017 елда узачак FIFA Конфедерацияләр кубогына тест чараларын уздыру һәм әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Бу чара “Казан-Арена” стадионы территориясендә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.

13 нче апрель көнне Менделеевск муниципаль районы администрациясендә  район башлыгы урынбасары Галеева Л.К., ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Филатова М. В., Менделеевск районының кеше хокукларын яклау буенча идарәчесе Зарипов М. М., судьялар Зарипова Р. Р. Һәм Шәрифҗанова Ю. В., шулай ук  “ Өмет яры ” халыкны социаль  яклау үзәге мөгаллим-психологы Мәснәвиева Н. А. катнашында киңәшмә  узды. Киңәшмәдә  суд карары, үзара килешү буенча аерылышулар санын киметүгә юнәлдерелгән чаралар турында фикер алышынды.

13 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. 

2017 елның 12 апрель көнендә "Ит-парк" югары технологияләр технопаркында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Биредә 14 500 вакантлы урыннары тәкъдим ителде.

 

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының белгечләре "Социаль проектлаштыру һәм социаль проектлар белән идарә итү" программасында катнашты. Әлеге программа буенча укытулар Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International