ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

13 апрель көнне Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Кукмара районы Манзарас авылының имам мәчет мөхтәсибәте җитәкчесе Сибгатуллин Гафир Хабибулла улы белән очрашу узды.

 

2017 елның 13 апрель көнендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

 

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев рәислегендә “С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы-"Туполев" филиалы” һәм ONS Makina төркия компаниясе арасында хезмәттәшлек вариантлары хакында сөйләшү буенча киңәшмә узды.

Алдан бирелгән бәя буенча Россия федераль бюджеты кытлыгы гыйнвар-март айларында тулаем эчке продуктның 1,4% яисә 274,2 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Финанслар министрлыгында хәбәр ителде.

Республикада “Бергә булдырачакбыз” проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге проект ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия политик партиясенең Региональ бүлеге ярдәме белән гамәлгә ашырылып килә.

 

Бүген Казанда Казан дәүләт медицина академиясе неврология һәм мануаль терапия кафедрасының 20-еллыгына һәм Республика клиник-диагностик үзәгенең 10-еллыгына багышланган «Клиник неврология –теориядән  практикага» дигән миелинсызланучы авырулар һәм таркау склерозы буенча Россия фәнни-гамәли конференциясенең ачылуы булды. Тантаналы чараны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин ачты.

Торак коммуналь хезмәтләр өчен онлайн түләү - тиз һәм уңайлы

"Мин Россия гражданины" темасына инша конкурсы уздырыла.

“Безнең Чирмешән“ журналистлары - “Могҗизалар кыры“нда.

Семинарда укытучылар акылга зәгыйф кече һәм урта сыйныф балалары өчен сулыш күнегүләре, психикалары калышкан кече һәм урта сыйныф балалары өчен игътибарлыкны үстерү уеннары, сәламәтлекләре чикле булган балалар белән аралашу этикасы, психикалары калышкан урта сыйныф балаларының мускул корсетын ныгыту өчен күнегүләр комплексы турында фикер алышты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International