ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2017 ел
шимбә

Православ динен тотучы райондашларыбызны чын күңелдәнбәйрәм белән котлыйбыз.
 Бу бәйрәм кешеләрдә Аллаһ мәрхәмәтенә өмет уята, яхшылык, гаделлек җиңәчәгенә ышаныч уята, мәхәббәт һәм яңаруны гәүдәләндерә. Пасха кылыначак гамәлләрнең ихлас булуына, кеше хәленә керә белү һәм ярдәм кулы сузарга, якыныңа эчкерсез булырга чакыра, җәмгыятьтә урнашкан климатны әхлакый яктан тәрбияли.
      Изге бәйрәм һәр йортка бәхет һәм уңыш алып килсен, яхшы гамәлләр кылырга көч һәм дәрт өстәсен.

Алабуга районы ЗАГС бүлеге урнашкан бинаның тирә-як җирләрен чистарту эшләре дәвам итә. 15 апрельдә кар астыннан чыккан чүпләр җыелды.

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Православие динен тотучылар зурлап, бәйрәм ризыклары әзерләп кабат Пасханы билгеләп үтәләр.

Христосның яңадан тууы – рухи яңарышны, игелекле эшләр кылу шатлыгын чагылдыручы  якты бәйрәм, ул якыннарыңа җан җылыңны кызганмаска, тирә-юньдәгеләр белән тыныч һәм матур яшәргә,  туган йортыбыз турында һәрчак кайгыртырга өнди. Мәшһүр рус  шагыйре Сергей Бехтерев үз вакытында: «Бүген Христос яңадан туган көн. Ишетелә һәркайда гүзәл бер өн: бүген һәркем һәм һәр ни кичерелсен, кайгы, үпкәләр юклыкка күчерелсен!» – дип язган иде.

Татарстан Республикасында якындагы көннәрдә язгы кыр эшләре  башланачак. Иң беренче чиратта уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр ашланачак. Буа, Зәй, Апас, Әлки, Сарман, Яңа Чишмә, Мөслим муниципаль  районнары басуларында бу эшкә керештеләр инде.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

15 нче апрель көнне Мөслим муниципаль районы Метрәй авылында гомер итүче Димиева Мәүлүфә Юныс кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Татарстан Республикасында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын гамәлгә ашыру эше дәвам итә. Барлыгы 180 мең 171 кв. метрдан 4 мең 913 торак урыныннан 158 мең кв. метрын сатып алуга 4 мең 338 шартнамә төзелгән. Шулардан Казан буенча 14 мең 519 кв. метрлы 434 торак урынының 4 мең кв. метрын сатып алуга 149 шартнамә төзелгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ухзган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

14 апрель көнне ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 800нче баласына тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. Күптән түгел 4 апрельдә 700нче бала теркәлгән булса, бүген аларның саны 800дән артып китте. Әлмәт муниципаль районында бу бик яхшы күрсәткеч.

Ташкирмән мәктәбе педагог-китапханәчесе Киселева Ирина Андреевна «Листая страницы истории Лаишевского края» район конкурсында район укытучылары арасында “Әдәби иҗат “Тылсымлы каләм”. Шигърият” номинациясендә (татар телендә) 3 урын алды. Котлыйбыз!

2017 нче елның 14 апрелендә  Тубылгытау МЙда “Ак калфак” вокаль ансамбле оешуның 12 еллыгы уңаеннан бәйрәм  концерты үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International