ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2017 ел
якшәмбе

10 апрель көнне олы Битаман авылында гомер кичерүче Шйхетдинова Нәсимә апага 90 яшь тулды. 

Агымдагы елның 1 нче кварталындагы “бәйге“дә малайлар җиңдеме, кызлармы? Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 3 ай нәтиҗәләре буенча 297 бала тууы теркәлде. Шуларның 147 се малай, 150 се – кыз. Беренче бала (117) һәм икенче бала (114) күрсәткечләре дә бертигез диярлек.

        1927 елнын 16 нчы апрелендә   Мамадыш районы Арташ авылында туып-үсеп, тормышның ачысын-төчесен кичереп, авыр тармакларда хезмәт  куйган  тыл ветераны Фархуллина Шамсикамал Фархулла кызы   90 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте.

Баулы шәһәрендә яшәүче Анна Ивановна Говоркова 16 апрельдә икеләтә бәйрәм билгеләп үтте – якты Пасха бәйрәмен һәм үзенең 95 яшьлек юбилеен. Анна Ивановна тыл хезмәтчәне, сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Тыныч вакытта авыл ашханәсендә пешекче булып эшләгән.

 2017 нче елның 16 нче апрель көнендә Саба муниципаль районы Юлбат авылы мәдәният йортында  Котдус Рәхимуллинның 55 яшьлек юбилее  уңаеннан иҗат  кичәсе үтте. Юбилярны тәбрикләргә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф., Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р., “Юлбат” хуҗалыгыннан Хисамиев Ф.Ф., иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, якыннары килгән иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы берничә эре тузелеш объектларындагы эш барышын тикшерде. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. 

Казан шәһәрендә үткән бишенче ботендөнья татар хатын-кызлары җыенына Россиянең 65 төбәгеннән һәм 18 чит илдән 400 дән артык делегат килгән иде.13 апрель көнне Биектау муниципаль районы элеге форумга килгән 90 делегатны үзендә кабул итте. Кунаклар Иске-Казан музей тыюлыгында, Ямаширмә авылында һәм район үзәгендә булдылар, районның "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының эше белән таныштылар. Район мәдәният йортында аларга "Бишек туе" дигән тематик кичә һәм районыбыз талантлары катнашында зур концерт тәкъдим ителде. Бу чараларны оештыруда район "Ак калфак" оешмасы советы әгъзаләре, район мәдәният һәм мәгариф бүлекләре,"Балкыш" балалар иҗат йорты һәм районыбызның талантлы башкаручылары актив катнашты.

Арча районы Арча станциясендә яшәүче Миргазый Гайфуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы урынбасары Л.Осина һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Р. Галиуллина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк, күчтәнәчләр тапшырды.

Иң яхшы билингваль балалар бакчасы

7-8 класс укучыларын диагностик тестлаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International