ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Кичә районның барлык мәктәпләрендә 4 һәм 5 нче сыйныф укучылары арасында рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды.

Мәгариф системасының сыйфаты, анда эшләүче укытучыларныкыннан югарырак була алмый.

Югары Ослан гимназиясендә 7-11 нче сыйныфлар арасында узган фәнни-гамәли конференция шулай дип аталды. Мондый конференция инде 3 нче тапкыр уза. Аны “Спектр” дип аталган фәнни оешма җитәкчесе, район физика укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Л.Штатнова хәзерли.

Олы Мәми мәктәбендә технология укытучыларының “Иҗади мәсьәләләр чишкәндә балаларның кызыксынучанлыгын үстерү” дигән темага семинары булып узды.

Татар энциклопедиясендә (1том, 20 нче бит) Абдул Салманга XVII гасырда нигез салынган диеп язылган. Бу дөреслеккә туры килми. Энциклопедия белгечләре ялгыш башка чыганакларга таянып язганнар бугай. 

Быел биш көнлек эш атнасында 29,30 апрель, 1,6.7,8 һәм 9 май ял көннәре булачак.

28 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан районда төрле чаралар үткәрү күздә тотыла.

27 апрельдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Кошки авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк.

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, гражданнар оборонасын оештыруда һәм алып баруда, гражданнар оборонасы хезмәтләрен булдыруда актив катнашканы, шәхси өлешен керткәне өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Рафик Галләмовка Татарстан  транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Рәхмәт белдергән.

Райондашыбызның Әлки районы гражданнар оборонасының транспорт хезмәте җитәкчесе булып эшләгәндәге уңышлары шулай югары бәяләнгән.

 

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тагын 20 урынга киңәйде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International