ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Саха Республикасы (Якутия) делегациясе белән очрашу булып, аның составына  Саха Республикасы Инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлек министры Антон Сафронов, Саха Республикасы инвестицион үсеш агентлыгының генераль директоры вазифасын башкаручы Юлиана Диряхова,  «Якутия» Технопаркы» ГАУ директоры  Антон Семенов һәм ЦентрДомСтрой ЧҖҖ компаниясе вәкилләре керде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов уздырды.

 

Бүген, 19 апрельдә, Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе укучылары өчен Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре"Хлеб - всему голова" чарасы оештырдылар. Укучыларны икмәкнең килеп чыгышы тарихы, аның безнең өстәлгә килеп җитүе һәм икмәк җитештерүдә күпме көч һәм һөнәрләр катнашуы белән таныштырдылар. Интерактив дәресләр материалны ныгыту булды.

21 апрельдән 26сына кадәр Татарстанда «Музейная весна Татарстана-2017» республика акциясе старт ала. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее түбәндәге чаралар әзерләде

 

Буаның “Алтынчәч” мәктәпкәчә учреждениесендә тәрбияләнүчеләр #ЭКОяз2017 акциясенә кушылдылар. Мероприятие кысаларында балалар әти-әниләре белән бергә канатлы дуслар өчен сыерчык оялары ясады. Кечкенә өйләр ясау нәниләрдә бик зур кызыксыну уятты. Педагоглар билгеләп үткәнчә, балалар иҗади чарада актив катнашкан. Һәркайсы үзенең дусларын ясаган әйберсенең үзенчәлекле дизайны һәм гадәти булмаган формасы белән гаҗәпләндерергә тырышкан. 

Татарстан укучылары икенче Бөтенроссия табигать саклау, экологик-мәгърифәти, иҗади проектлар конкурсында җиңүчеләр булды. Мероприятие “Синең табигать” коммерцияле булмаган автономияле оешма тарафыннан Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы булышлыгы белән уздырылды. Укучылар 2016 ел – 2017 елның беренче кварталы дәвамында экология, табигать саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә региональ проектлар эшләделәр һәм гамәлгә ашырдылар. 

Татарстанстат мәгълүматы буенча 2017 елның гыйнвар-март айларында республика предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән товарларның  һәм башкарылган хезмәтләрнең суммасы гамәлдәге бәяләр белән 519 070,5 млн. сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы 2017 елның мартында 2016 елның марты белән чагыштырганда 105,1 процент, 2017 елның  гыйнвар-март айларында 2016 елның гыйнвар-март айлары дәрәҗәсенә карата– 104,7%  тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең  Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Малиновка”  ЮХИДИ постында Биек Тау районыннан Чувашия Республикасына 20 баш  бозау алып бара торган машина туктатыла.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Малиновка”  ЮХИДИ постында Киров өлкәсеннән  Чувашия Республикасына  5 баш сыер  алып бара торган машина туктатыла. Тикшерү барышында терлекнең  чыгышын, иминлеген раслый торган  ветеринария документларының юклыгы ачыклана.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгълүмат-коммуникация технологияләре министры, Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран даими комиссиясе рәистәше Мәхмүд Вәези белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Леван Джагарян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәһранга (Иран) эш сәфәре кысаларында Татарстан-Иран бизнес-форумында катнашты. 

Чара Иран Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Анда Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Леван Джагарян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм Иран эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International