ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затон штп Куйбышев һәм Гагарин урамнарындагы ике 15 фатирлы торак йорт һәм  Первомайская урамындагы 32 фатирлы йортларны төзү эшләре төгәлләнү стадиясендә. Әлеге йортлар "Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү" программасы буенча төзелә.

Поч-Кучук авылы китапханәчесе Сергей Прокофьев, “Дети России” дип исемләнгән профилактик операция атналыгы уңаеннан,  төрле катлам китап укучылар өчен презентация ярдәмендә “Без наркотикларга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.


Агымдагы елның 31 маенда Казан милли тикшеренү технология университеты нигезендә «НЕОЛАНТ» компанияләре төркеме инициативасы белән «РОССИЯнең КҮПКЫРЛЫ шәһәрләре» форумы кысаларында "КҮПКЫРЛЫ КАЗАН-2017" төбәк сессиясе узачак. Форум гамәлдәге сәнәгать һәм инфраструктура объектлары белән идарә итү һәм яңаларын булдыруның заманча алымнарына багышланган.

Тарихта шундый вакыйгалар була, күпме вакыт үтсә дә, алар халык хәтереннән җуелмый,

 киресенчә, еллар узган саен эчтәлекләре тирәнрәк ачыла, әһәмиятләре арта бара. Совет халкының 27 миллионнан артык корбан биреп, чиксез михнәтләр кичереп, тиңдәшсез батырлык күрсәтеп Бөек Ватан сугышында үз азатлыгы хакына көрәше һәм мәгърүр Җиңү яулавы әнә шундый мәңге онытылмаслык вакыйга ул. Быел без бу җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

«Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Байлангар китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә өмәгә чыкты. Алар тирә-юньне чүп-чардан арындырды.

        

Кадастр  учетын туктату нәтиҗәсе белән риза булмаучылар Татарстан Росреестрындагы апелляция комиссиясенә тикшерергә бирә алалар.

Бүгенге көндә район буенча язгы кыр эшләренә  «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Биклән» җитештерү кооперативы, Сәйдәшев исеменәге хуҗалык һәм «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак авылында урнашкан өченче бүлекчәсе кереште.

    Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды  белгечләре  2017 нче елның 20 апрель көнне ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 10 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән  белән котлап, балаларын  чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.

«Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Татар Толлысы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә яр буйларын чистарту буенча эш алып барды.


«Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында Ятмас Дусай авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Табигатькә – сәяхәт” исемле китапханә дәресе үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International