ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Китапханә-күңелне баетучы зихен урыны. Әлеге сүзләр белән килешәдер һәркем дә, чөнки интернет нихәтле генә кулай, җайлы булмасын, чын басма китапны берни дә алыштыра алмый. Янәдән минем янәшәмдә иң нәни китап укучыларым. Көек авылы китапханәсендә алар күпме генә булмасыннар, яңалык бирергә тырышам. “китапханәгә кунакка”исеме астында әңгәмә оештырып, төрле уеннар аша балаларга китапка, китапханәгә карата тагын бер орлык салдым. Мондый очрашулар бездә еш була һәм соңгысы булмасын иде.

Тукай язы-һәр кешенең дә, алай гына да түгел, татарлык, татар сулышы белән яшәгән һәркем өчен дә олуг бәйрәм. Шул уңайдан, Көек авылында да мәшһүр шагыйребез, татар угълы Г.Тукайны олылау көннәре башланды. Шушы көннәрдә авылыбыз балалры белән берлектә  “Тукай безнең йөрәкләрдә” исеме астында “могҗизалар кыры” уен алымы белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын барладык. Укучыларым шигырьләрен укып уй-фикерләрен яңартты.

 21 апрель көнне Әлмәт шәһәре 5нче гимназиянең өлкән сыйныф укучылары "Гаилә нигезе" курсы кысаларында ГХАТ Идарәсендә кунакта булып кайттылар. Укучылар гражданлык хәле актларын теркәү органы мөмкинлекләре, электрон хезмәт күрсәтү чаралары белән таныштылар.  ГХАТ Идарәсе укучыларны архивы белән таныштырды. Балалар акт китапларын, узган гасырның 20-нче, 30-нчы елларда һәм безнең заманда төзелгән актларны зур кызыксыну белән карады.

«Китап чыкса табигать яңара, китап укысан куңелең агара», ди татар халык мәкале.

23 апрель -  Бөтендөнья китап көне. Шул уңайдан Балык Бистәсе районының ЗАГС бүлеге эшчеләре Балык Бистәсе район үзәгендә урнашкан, китап кибетенә килеп, гайләләре белән бергә кичләрен укыр өчен, китап сатып алдылар.

Олы яшькә җитеп тә, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче ветеран күпләрне сокландырырлык. Ул әле дә булса шат күңелле, ачык йөзле, кирәк булса шаяртып алырга да җаен таба. Елена Евдокимова яшь вакытларын искә төшереп җырларга ярата. Үткәннәрне хәтерендә яңарта башласа, күз алдына авыр сугыш еллары килеп баса.

Бөрбаш китапханә филиалында "Яңа китап - яңа дус" исеме белән кычкырып укулар үтте.

Матбугат хезмәте хәбәр итә!

Матбугат хезмәте хәбәр итә!

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Язгы игелеклелек атнасы" Республика иреклеләр акциясендә  актив катнаштылар.

Шулай итеп, 2017 елның 23 апрелендә, Бөтендөнья китаплар  көне кысаларында, ГХАТ бүлеге белгечләре Яшел Үзән шәһәре китап кибетендә булдылар.

Матбугат хезмәте хәбәр итә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International