ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген, 21 нче апрельдә, Октябрьский авыл җирлеге башлыгы Ш.Азизов Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарның тормыш иптәшләрен өйләренә барып котлады. Алар арасында Матюшинодан Миннуллина Бибифатыма Калимулловна һәм посёлок Октябрьскидан Кушнаренко Мария Фёдоровна бар иде.

Бүген актлар залында авыл җирлекләре башлыкларын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Виктор Тимиряев җыйды.

Бүген район оешмалары һәм предприятиеләре хуҗалары белән район җитәкчесе Марат Зиатдинов эшлекле дүшәмбе үткәрде.

23 нче апрельдә Каратун мәктәбендә бокс буенча быелга беренче турнир булып узды. Подвалдагы бүлмәдә инде 20 елдан артык 50 гә якын бала бокс белән шөгыльләнергә йөри. Аларның тренерлары Данис Хәкимов инде бик күп боксерлар тәрбияләгән.

“Минем истә, мин горурланам!” дигән девиз астында “Георгий лентасы” Бөтенроссия акциясе старт алды. Аның төп максаты – яшь буынга коточкыч сугышта җиңү кайтавазын онытмау, андагы каһарманнарга дан җырлау.

Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышы.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан районыбызның сугыш ветераннарына, сугыш толларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын һәм бүләклерен өләшәләр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмадылар. Котлау хаты һәм бүләкне Прасковья Ивановна Борисовага тапшырдылар.

Бүген Татарстанда татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы узды. Анда барлыгы 33 мең 716 тугызынчы сыйныф укучысы катнашты.

 1 нче апрельдән Татарстанда “Эко весна 2017” дип аталган акция башланды. Ике ай буена бу юнәлештә эш алып барылачак. Минзәлә районында атна саен шимбә көнне субботниклар, атна уртасында санитар көннәр үткәреләчәк. 14 апрель һәм 24 апрель көннәрендә уткәрелгән субботникларда башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә ГХАТ бүлеге хезмәткәре Галиева Ләйсән катнашты.

Анда 10 гаилә пары кат­на­шыр­га теләк белдерде. Алар­ның туй фото­рәсемнәре “Тәтеш таңнары” сайтында урнаш­тырылган. Җиңүчеләрне дүшәмбе көнне бүләкләү булды.

34 ел бергә гомер иткән тәтешле Людмила һәм Николай Глазковлар редакция­дән тамашачы мәхәббәте призын (гәҗит сайтында тавыш бирү нәтиҗәсе буенча) алды. ЗАГС коллективы төрле номинацияләрдә җиңгән өч парны билгеләде һәм бүләкләде. Любовь һәм Сергей Протасовлар “Иң көяз” номинациясендә иң яхшылар булды, “Иң күтәренке рухлылар” титулы Мәдинә һәм Ильяс Акчуриннарга насыйп итте, Надия һәм Расих Ваһапов­лар   “Иң язгы” дип танылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International