ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Югары Ослан район Советының 22 нче сессиясе булып узды.

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының 04.05.2016 №562  “Югары Ослан районының 2016-2020 нче елларга социаль ориентацияле коммерциясез оешмаларын үстерү” турындагы карарына үзгәрешләр кертелде.

2017 елның 30 апреленнән  эшчәнлекләре туктатылган банклар клиентларына  хокукый ярдәм күрсәтү буенча эш төркеменең эш режимы үзгәрде.

Банклар клиентлары эш төркеме хезмәтләреннән, якшәмбе һәм бәйрәм көннәреннән кала, көн саен иртәнге 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр файдалана алалар.

30 апрель, шулай  ук 1, 7-9 май көннәре – ял көннәре.

 

      2017 елның  15 нче апрель Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан  2017нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Адель Нуриахметов  – 12 апрель көнендә дөнья күрде.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

    Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

     Бүген ЗАГС бүлегендә сертификатларны икенче балалары – кызлары Жасмин  өчен Гәрәевлар гаиләсе, икенче уллары Гадел өчен Галимҗановлар, һәм Адалин исемле кызчыкка Доминовлар гаиләсе алдылар.

     Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина һәм Пенсия фондының бүлек җитәкчесе Ирина Курникова әниләрне әлеге матур вакыйга белән котладылар, киләчәктә аларга уңышлар теләделәр.

28 нче апрель көнне Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә өч яшь гаиләнең никахы теркәлде. Яшь гаилә Рубцов Алексей һәм Дарьяне иң зур һәм иң истәлекле көннәре белән тәбрикләргә Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Яков улы Тихонов чакырылган иде. Ул яшьләрне туй көннәре белән котлады, аларга уңышлар теләде. Безнең чор кешеләре өчен иң зур шатлык, ул илебездә тынычлык, күк йөзләре хәр вакыт аяз булу диде.

26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Сабаның  5  нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасында “Безнең күңелләрдә син,Тукай!” дип исемләнгән бик матур,эчтәлекле әдәби кичә узды.

    Башка оешмалар һәм уку йортлары белән беррәттән Тәтеш муниципаль районының Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә дә “Георгиев лентасы “акциясе үткәрелде.

Бу көнгә кагылышлы күп кенә сынамышлар да бар, аеруча да май аенда язылышуга килгәндә. Халык сынамышының рус теленнән тәрҗемәсенә  караганда - май аенда язылышсаң гаилә тормышың авырлыкта үтәр. Шуңа күрәдер дә, яшь парлар апрель аенда никахларын рәсмиләштереп калу ягын карыйлар. Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә дә бу айның соңгы ялларында барлыгы 15 пар язылыша.

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры “ЧИСТАБУЛЫР” яшьләр экологик хәрәкәте Штабын ачуда катнашты. Министр экологик хәрәкәтнең актив эшен билгеләде: “Ике ел дәвамында “ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте белән бергә эш алып барыла. Уртак көчләр белән төрле юнәлештәге йөзләрчә экологик мероприятиеләр үткәрелде: бу бергә уздырган өмәләр дә, экологик белемнәр дәресләре дә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International