ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Бүген Кама Тамагы муниципаль районында Бөтенроссия экологик өмәгә халык, хезмәт коллективлары, предприятие һәм оешма әгъзалары, яшьләр һәм иҗтимагый  берләшмә вәкилләре, профсоюз оешмалары, идарәче компанияләр чыкты. Һәр каматамагылы районны төзекләндерүгә үз өлешен кертте.        

      Татарстан Республикасы  буенча Русия ГТХМ баш  идарәсенең үзәк аппараты шәхси составы гомумшәhәр шимбәлегенә  чыкты. Уртак тырышлык белән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре идарә территориясын чуп-чардан җыештырдылар.

      Офицерлар һәм гражданлык хезмәткәрләре берничә сәгать эчендә ГТХМ буйсынуындагы биналар  тирәләрен, янгын сүндерү булекләрнең территоряларын, шулай ук барлык эчке ишегалларын  тәртипкә китерделәр. 

Бүген Татарстан Республикасында санитар чистартуның һәм төзекләндерүнең ике айлык чикләрендә шимбә өмәсе булды. Медицина хезмәткәрләре читтә калмадылар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Аппаратының хезмәткәрләре, шулай ук күпсанлы медиклар Бөтенроссия чисталык акциясендә рәхәтләнеп катнаштылар – шушы язда безнең республикабызны тагын да матуррак итеп эшләр өчен шимбә өмәсенә кушылдылар. Медицина хезмәткәрләре хастаханәләрнең һәм клиникаларның эрдәгәш территорияләрен тәртипкә китерделәр, үз эш урыннарын чистарттылар. Кояшлы һава торышы һәм гомуми изге эш шушы бик әйбәт акциядә бөтен катнашучыларга күп рәхәтлек китерде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 188 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  67 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 84 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.  Республикада  13 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 5 янгын, бакча йортында – 1 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.

28-29 апрель көннәрендә медицина хезмәткәрләре район өмәсендә актив катнаштылар.

Хәерби балалар бакчасында китапханәче Ф.И.Шәйхиева белән берлектә "Котлы булсын Тукай бәйрәме!” әдәби-музыкаль композиция үткәрделәр. Залны плакатлар, әкият иллюстрацияләре, Г.Тукай портретлары белән бизәделәр. Чараны “Тукай абый” җыры белән ачтылар. Аннан соң җырлар, шигырьләр, әкиятләр яңгырады. “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен, “Бала белән күбәләк” шигырен куйдылар. Бу чарага балалар бик тырышып һәм бик теләп әзерләнделәр. Ахырда китапханәче балаларга төрле уенчыклар бүләк итте.

Район мәдәният йорты территориясендә субботник булып узды. Бина тирәсе чупләрдән арындырылды, агачлар агартылды. Саф һавада эшләү барлык эшчеләрнең дә кәефенә яхшы йогынты ясады. Барысы үз әшләре нәтиҗәсеннән кәнагәть калдылар.

2017 елның 28 апрелендә Укыту-методик эше буенча мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләр урынбасарлары өчен “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруны методик алып бару муниципаль моделе” темасына  семинар узды.

Республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы уздырган “Урман утырту көне” акциясе касаларында мәгариф һәм фән министрлык хезмәткәрләре Биектау районының Мөлмә авылына бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International