ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2017 ел
якшәмбе

29 апрель көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә яшәүчеләр бөтенроссия шимбә өмәсендә катнаштылар. Бу көнне шәхси йорт яннары, Алан-Бәксәр авылыннан Зур Битаман, Дөбъяз, Алат спиртзаводы юнәлешенә китүче юл кырыйлары, бюджет оешмалары: Алан-Бәксәр мәдәният йорты, Алан-Бәксәр һәм Гәр авылларындагы мәктәп, Гәр авылында сугышта катнашкан якташларыбызга куелган һәйкәл һәм авыл җирлеге бинасы тирәләре тәртипкә китерелде.

Республика күләмендә чисталык ике айлыгы уңаеннан күптөрле чаралар үткәрелеп килә. Шул уңайдан Көек авылы китапханәсенең территориясен тәртипкә китерү эшләре дә яхшы гына башланып китте. 29 Апрель көнне авыл яшьләре белән берлектә өмә оештырдык.

 

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә законлы никахта бергә 65 ел гомер итүче Георгий Алексеевич белән Нина Валентиновна Замараевлар булды. Шушы көннәрдә алар тимер туйларын билгеләп үтте. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә әлеге искиткеч парны шундый матур мөһим дата белән котлау бәхете насыйп булды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәре мэры Линар Закиров 1 Май бәйрәме белән котлады.

Өмә Бөгелмә районының барлык торак пунктларында да үтте

Бөгелмә бүлеге волонтерлары, “Курс-М” шәһәр студентлар клубы активистлары һәм эшче яшьләр әлеге күркәм эшкә кушылдылар. Акциядә катнашучылар “Чаңгы базасы” спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә 50дән артык агач утыртты.

30 апрель Яна Кормаш мэдэният йорты каршында "Карга боткасы" бэйрэме узды. Жырлы-биюле матур бэйрэм барлык авылдашларны жыйды. Бэйрэм ботка ашау һәм коймак белән чәй эчу белэн дэвам итте.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Хезмәт ияләренең Халыкара теләктәшлеге көне белән тәбрик итәбез. Өлкән буын вәкилләре өчен 1 Май – бердәмлек символы, яшьләр өчен ул – язгы табигатьнең уянуы. Бу көн туган ягын яратучы, үз хезмәте белән аны тагын да ямьлерәк  итәргә  омтылучыларны  берләштерә

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән чистайлыларны муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Дмитрий Иванов тәбрикләде.

30 апрель – янгын сүндерүчеләр көне


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International