ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2017 ел
сишәмбе

Бу көнне Макыл авылы һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды. Бик күп кеше җыелган иде бәйрәм митингын карарга.

9 майда киң илебезнең барлык төбәкләрендә, шулай ук дөньяның  тагын 50 гә якын дәүләтендә искиткеч олы масштаб белән узган “Үлемсез полк” акциясенә әлкилеләр дә зур теләк һәм омтылыш белән кушылдылар. Әлеге хәтер маршы  районыбызның барлык авылларында узды. Район үзәгендә  ул бигрәк тә колачлы булды. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы янында җыелышып, фронтовик әти-бабаларының, туганнарының фоторәсемнәрен тоткан халык колоннасы Крайнов урамы буйлап авыл үзәгенә кадәр килде һәм, редакция бинасы яныннан борылып, Ленин урамы буйлап Азат итүче солдат һәйкәленәчә узды. Бу көнне Базарлы Матакта хәтер парадына чыгучыларның саны меңнән артып китте. Бу бәйгедә якыннарның портретларын тотып зур горурлык белән районнын ГХАТ идарәсе эшчелэре дә катнашты.

 

             9 май көнне Лаеш шәһәрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап митинг узды. Митингта район башлыгы Михаил Афанасьев, культура министры Айрат Сибагатуллин, оешма һәм предприятияләр катнашты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә митингта катнаштылар.

9 май көнне Апаста үзәктән “Үлемсез полк“ үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәргәннәр. Кайсы янына гына барма, дәү әтиләре, якыннары турында горурланып сөйлиләр. Батырлар бер минут тынлык белән искә алынды. ЗАГС  бүлеге коллективы да акциядә бик актив катнашты.

9 май көнне, гадәттәгечә, парадка колонналар тезелгәнче Менделеев районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Комплексы үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы катнашучыларына чәй табыны әзерләгәннәр иде.

Бәйрәм чаралары Чистай шәһәрендә үзәк мәйданда тантаналы митинг белән башланып китте. Меңләгән шәһәрлеләр кебек үк  ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут  тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка, Герой-чистайлылар стелаларына  чәчәкләр, веноклар кую өчен бәйрәм колонналарында  бардылар.

9 май көнне Менделеев  муниципаль районы бөтенроссия "Үлемсез полк" акциясендә катнашты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читттә калмады. Полкны район Башлыгы Валерий Чершинцев җитәкләде. Акциядә  ветераннар Советы, оешма  хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, шәһәр халкы, кулларында әти-әниләренең, әби-бабайларының портретларын тотып, Юбилей, Бурмистров урамнары буйлап Мәңгелек Ут  мәйданына  кадәр уздылар. Фоторәсемнәр, чәчәкләр, георгий тасмалары, сугыш еллары җырлары, истәлекләр – болар барысы да патриотик "Үлемсез полк" акциясенең хәрәкәтен бәйләп барды.

Сарман районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттеләр. Көне дә бик матур - кояшлы һәм җылы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юллады. 

 Ял паркында урнашкан мемориал комплекста Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәләгенә тере чәчәкләр, тәкыялар салынды. Бер минут тынлык игълан ителде, хәрби залп яңгырады.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтү тантанасы быел да истәлекле, матур чараларга бай булды. Меңләгән азнакайлылар "Үлемсез полк" парадында катнаштылар. Аның бер өлешен оештыру ГХАТ бүлегенә беркетелгән иде. ГХАТ бүлеге белгечләре зур горурлык һәм патриотизм хисләре белән бу эшне оештырдылар. Нәтиҗәдә йөзләрчә шәһәрдәшләр, сугышта катнашучыларның портретларын тотып, Җиңү паркыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә төзелгән монумент каршындан башлап, тантаналы музыка астында парадта катнаштылар.

Елдан-ел Бөек җиңү бәйрәмендә сугыштан җиңү белән кайткан ветераннарыбыз саны кимегәннән кими. Вакыт алга бара, ләкин яшь буын җиребезне саклап калган әби-бабаларыбызны онытмый. Бөек Ватан сугышы күп кенә гаиләләргә кагылып тарихта тирән эз калдырган. Бүгенге көн тыныч һәм ул елларның авырлыгын күз алдына китерү безгә кыен. Шушы бөек көнне "Үлемсез гаскәр" йөрешендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре дә бик актив катнашты.  Сугышта катнашканнарны истә тоту, тарихны яшь буынга җиткерү һәм алар үзләренең ватандашлары өчен горур булуларын өйрәтү безнең бурычыбыз. Без хәтерлибез, без горурланабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International