ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Чүпрәле районы легендар якташы, ике тапкыр Советлар Союзы Социалистик Хезмәт Герое, тугыз тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән авиация промышленносты министры Петр Васильевич Дементьевның 110 еллыгын билгеләп үтте. П.В.Дементьевка багышланган тантаналы җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия федераль атом төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты" ФДУП директоры Валентин Костюков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдәм министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълхматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты. 

Актаныш районы Иске Бикчәнтәй авылы тыл ветераны  Садыйкова Нәзифә Мингаз кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев  тапшырды. Котлауларга Әтәс авыл башлыгы  Э.Насыйрова да кушылды.

Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныфында сыйныф җитәкчесе Габидуллина Альмира Илгиз кызы Җиңү көненә багышланган «Поклонимся великим тем годам» сыйныф сәгате үткәрде.

 

Бүген статс-сәркатип – РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Олег Пак Казанга 17 майда узачак Рубин-ЦСКА матчына әзерлекне тикшерергә килде.

2017 елның 29 апреленнән 9 маена кадәр Столбище мәктәбенең составында Булкин П.Н. җитәкчелегендәге укучылары һәм студентлар булган “Отечество” командасы Мясной Бор авылы янында бөтенроссия Хәтер вахтасында катнашты. 

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Халыкара шәфкать туташы көне алдында Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә «Урта медицина белемле иң яхшы медицина хезмәткәре» дигән КВН уены форматында конкурс узды.

Татарстанның яшь галимнәре “Химия һәм инженерлык экологиясе” – XVII Халыкара фәнни конференциясендә катнашырга чакырыла. Чара Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышлана. Конференция 2017 елның 27 – 29 сентябрендә А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник институты– КАИда узачак. Катнашучылар фәнни докладларын 5 секциядә тәкъдим итәчәк:

Хөкүмәт № 1084 Постановлениясына кертеләсе үзгәрешләрне раслады. Шулай итеп, әгәр контракт буенча үз эченә кече эшмәкәрлек субъектлары, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары  арасыннан   соисполнителләр, субподрядчылар тарту буенча шартларны алган, шушы затлар белән контракт турында мәгълүматларны заказчы контрактлар реестрына җибәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International