ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

“Алексеевскавтодор” фирмасының юл төзүчеләре Чистайның берничә урамына асфальт җәя башладылар.

2017 нче елның 12 май көнендә ГХАТ бүлегендә 9 май көнне туган бала теркәлде. Динар һәм Алия Рәхмиевлар улларына Айзат дип исем кушты. Бәхетле әтигә туу турында таныклык белән беррәттән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Мамадыш районы мәдәният йортында 50, 55, 60 ел иңне-иңгә куеп гомер кичерүчеләр кунак булды. 15нче майда билгеләп үтелүче Халыкара Гаилә көне Мамадыш төбәгендә быел да югары дәрәҗәдә уза. 
Агымдагы елда районыбызның 67 гаиләсе юбилейларын: алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. ГХАТ бүлеге 7нче ел рәттән мондый күркәм парларны хөрмәтләү тантанасын зур масштабта оештыра.

12 май көнне Зәй районында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде.           Бәйрәмендә үрнәк гаиләләр Якуповлар, Мироновлар, Ярмухаметовлар, Сафиннар, Каштановлар һәм Рыхликовлар катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Кичә бик күңелле узды.

«Доброволецлар – балаларга” 5 нче Бөтенроссия акциясе кысаларында Гаилә көне алдыннан “Гаилә”  социаль приюты тәрбияләнүчеләре Баулы ГХАТ бүлегендә кунакта булып киттеләр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе балаларга ГХАТ хезмәте  турында сөйләде, бүлек буенча экскурсия үткәрде. Балалар үзләренең уңышлары, хыяллары белән бүлештеләр. Тантана залында балаларга кечкенә бүләкләр һәм татлы ризыклар тапшырылды.

11 май көненә 847,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 103,5 % тәшкил итә. 

Халыкара гаилә көне бәйрәме алдыннан, 2017 елның 12 нче май көнне,  Баулы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә туу таныклыклары һәм ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Зөлфия һәм Илдус Шарифуллинар, Аэлита һәм Алмаз Шигаповлар, Эльмира һәм Равил Ахметзяновлар гайләләрендә икенче балалары туды. Аларга Риналь, Кәрим, Алмаз исемнәре бирелде. Елена һәм Александр Токмачевлар  гайләсендә игзәкләр туды. Балаларга Аврора һәм Максим исемемнәре бирелде. Бәхетле ата-аналарны  "Баулы шәһәре" Башкарма комитеты җитәкчесе Р.А. Шәрипов котлады, чәчәк бәйләмнәре һәм ана капиталын тапшырды.

2017 елның 12 майда  Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көне алдыннан Тәтеш беренче номерлы урта мәктәбенең  10 сыйныфы укучылары   (класс җитәкчесе Т.Н. Кузнецова)  тантаналы  никах теркәүдэ катнаштылар.  

Укучылар никах теркәү йолалары белән таныштылар, яңа ойләнешүчеләрне законлы никахлары белән котлап алар белән истәлеккә фотога төштеләр.

"Майда өйләнсәң - аннары гомер буе бергә хафаланасың" диеп әйтүләргә, хорафатларга карамастан, Яшел Үзәннең яшь парлары законлы никахка май аендада аяк баса. Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2017 елның 200 нче пары үз никахын законлы рәвештә теркәде.

Матбугат хезмәте хәбәр итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International