ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2017 ел
якшәмбе

12 май көнне КНИТУда "Нобель өметләре 2017" исемле бәйгенең финал өлеше узды. 

Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм 1993 елда  ООН Генераль Ассамблеясы резолюциясе тарафыннан игълан ителде. Бу көн илнең уңышлы һәм прогрессив үсешле булуында  гаиләнең иминлеге әһәмиятле роль уйнавын тагы бер кат исбат итеп тора. Бу бәйрәм тагын бер җәмәгатьчелеккә, күп санлы гаилә проблемаларына игътибарны арттыра.

2017 елның 12 май көнендә, Гаилә көне алдыннан Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда бүлек белгечләре белән шәһәребезнең 2 нче урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары очрашуы узды. Очрашу барышында иң беренче урында гаилә темасы, анда очрый торган проблемалар, тулы булмаган гаиләләр, аерылышуның төп сәбәпләре турында сөйләшенде.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова килгән кунакларга, гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм мөһим икәнлеге турында сөйләде. Очрашу әңгәмә рәвешендә узды.

15 нче май киче һәм төнендә Татарстан Республикасы территориясендә тагын салкын көтелә: җирнең өске катламында 0 дән – 3 кә кадәр салкын. Әгәр сораулар булса, (884379-2-12-40) телефонына шалтыратыгыз!

 

     2017 елның 14 май көнне Яр Чаллы шәһренең Тантаналар сараенда территориясендә Халыклар гаилә көненә багышланган зур акция узды. Һәрбер теләгән гаилә, үз гаилә агачын утырта алды. Бу акцияда йоздән артык кеше катнашты.

Лениногорск районы Югары Каран авылы янындагы “Алмакай” атлар утарында ат чабышлары үтте.

 

Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда Мәрҗани исемендәге Бөтенроссия турниры ачылышы узды.

Пионерянең 95 еллыгына багышланган Республикакүләм "Без бергә!" форумына әзерләнү максатыннан, 11-13 нче май көннәрендә Тәтеш шәһәрендә балалар техник иҗаты фестивале булып үтте. Әлеге фестивальдә Саба гимназиясе, Килдебәк, Югары Симет урта мәктәбе һәм Икшермә кадет мәктәп-интернаты укучылары катнашты.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән.  Бакча йортында – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International