ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

16нче майда ,Гаилә көне уңаеннан,Смәел авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Гаилә ныклыгы- татулыкта "дип исемләнгән кичә уздырдылар.

Лаеш муниципаль районы яшләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, пенсия фонды бүлеге һәм ГХАТ бүлеге белән берлектә Гаилә көнен билгәләп үттеләр. Бәйрәмдә 3 гаиләне Лаеш муниципаль районы  исполком башлыгы М.В.Фадеев тарафонан җылы сүзләр белән тәбрикләде. Аларга ана капиталы сертефикаты һәм бәләкәчләргә йомшак уенчык бүләк ителеде.

Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә яратып, кайгыртып эндәшүче  тату гаиләләр. Шундый гаиләгә hәрвакыт сокланып карыйсын. Матур итеп дөнья корган, инсафлы hәм тәртипле балалар үстергән гаиләләрне күрү күңелләргә ямь өсти. 

15 майда Гаилә көне уңаеннан Апас районы Кызыл Тау авылы мәдәният йортында “Ныклы гаилә - ил күрке” исемле кичә узды. Аны китапханәче Нурия Гаффарова һәм авыл җирлеге коллективы ярдәме белән оештырды. Кичәдә 55, 50, 45 үрнәк гаилә юлы узучы Сәмигуллиннар, Садриевлар, Дәминовлар, Гыйльметдиновлар гаиләләре катнашты. Аларны бәйрәм белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров та килде. Кичә чыгышлар, җыр-моңнар, уеннар белән үрелеп барды.

15 май көнне яңа туучыларны теркәү, ата хокукын билгеләү, законлы никахлашуга гариза бирү вакытында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре бирегә килүчеләрне үтә бер җылылык белән тәбрик иттеләр, изге теләкләрен юлладылар.

Әлеге бәйрәмгә багышланган чара Буа дәүләт драма театрында узды. Анда агымдагы елда гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үтүче буалылар – Антонина һәм Николай Борисовларны, Фирдәүсә һәм Мәнсур Вафиннарны, Сәвия һәм Әнвәр Алиевларны, Гөлдания һәм Фирдинат Фахрутдиновларны, Фирая һәм Заһит Вафиннарны, Фәһимә һәм Нургали Минневалиевларны, 55 ел тату гомер кичерүче Зинаида һәм Валерий Поповларны, 60 ел тату гомер кичерүче Сәгъдәтбану  һәм Асафтдин Фасхутдиновларны  тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Район үзешчәннәре, балалар җыр-биюләр башкардылар.

17нче май – Халыкара Ышаныч телефоны көне. Әлеге көн уңаеннан Психолгик үзәк педагог-психологлары тарафыннан мәктәпләрдә  төрле чаралар үткәрелде.

17 майда, халыкара музейлар көне алдыннан, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «Моя семейная реликвия» район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Катнашучылар "Исчезнувшие села. История. Память..." күргәзмәсе белән таныштылар, аларга су баскан зонада калган авыллар тарихы турында сөйләүче ролик күрсәтелде. Буклетны тәкъдир итү булды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният учреждениеләренең иң яхшы проектларын яклау Гранты кысаларында оештырылды.  

Бүген Лаеш интернат мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Особенности реализации адаптированных программ для детей с ограниченными возможностями здоровья» темасына семинары үтте.

 

Әлеге көнне ГХАТ белгечләре Кече Лыза мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән укыту программасына кертелгән  “Семьеведение” дисциплинасы максатынннан очрашу үткәрделәр. Укучылар белән  берлектә әлеге очрашуга  район пенсия фонды идарәсенең әйдәп баручы белгече  Н.Ш. Галимова һәм БРИК гаилә хәлләре һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч Л.Ф. Низамиевалар да чакырулы иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International