ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Су объектларының антропоген эвтрофикацияләнүе процессларының глобаль таралуы: проблемлар һәм аларны хәл итү юллары”. Катлаулы атамалы конференция дөньякүләм масштабтагы мәсьәләләрне ача - зәңгәр-яшел суүсемнәр белән көрәш. Цианотоксиннар, аларның төрчәләре, һәм төп сорау – ничек көрәшергә? Бүген Татарстанда экологлар, биологлар, бөтен дөньядан җыелган галимнәр тәҗрибә уртаклашты. “Су объектларының пычрануы, эвтрофикацияләнүе – бөтен дөнья өчен актуаль. Шуңа күрә без Россиянең фән әһелләрен генә чакырмадык, конференция халыкара характерда. Су объектларын саклау бөтен дөнья өчен чиктән тыш әһәмиятле һәм Татарстанның әйтер сүзе бар.

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белән 1000-нче туу турында таныклык теркәлде.

Бала туу – язмышның иң кадерле бүләге, гаиләгә мәхәббәт, бәхет һәм шатлык китерүче көн! Бала дөньяга килү белән тормышның һәр көне яңа ачышлар белән тула, мәгънәсе үзгәрә.

2017 елның 16  май аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 5 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Резедә Рафаил кызы Хәйруллина катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек, теләде.

2017 елның 16 май көнендә Буа районы ГХАТ бүлегендә Буа ветеренар техникумында укучы 1 курс студентлары белән  очрашу-әнгәмә узды. Укучы студентлар  ГХАТ бүлегенең язылышу турындагы актлар белән таныштылар һәм Россия Федерациясе Гаилә кодексында язылган нормылары белән таныштылар. ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева архивтагы язмалар турында сөйләде, һәм алдагы көннәрендә икенче элешләрен эзләгәндә унышлар теләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән Казан Кремлендә очрашты. Дипломатлар Татарстан башкаласына "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен килделәр. 

"Татнефть" компаниясе нефть эшкәртүче "ТАНЕКО" АҖ заводының пландагы капиталь ремонтын тәмамлады. Ремонт эшләре технологик җайланмаларда 15 апрельдән 14 майга кадәр үтте. 15 майдан алып барлык "ТАНЕКО" производстволарында проектлы технология режимына чыгару өчен эшләтеп җибәрү һәм җайлау эшләре башкарыла.

Бу мәсьәләне тәмамлау ремонт эшләргә "Татнефть" АҖ һәм "ТАНЕКО" АҖ подряд оешмалары җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренең җентекле әзерлеге һәм дә профессиональ эшләве аркасында ирешү мөмкин булды.

Ремонт чорында чараларның тулы комплексы башкарылды: "ТАНЕКО" АҖ нефть продуктлары агучы тимер юл эстакадасын техник яктан яңадан коралландыру башкарылды, гомумән алганда, капиталь ремонтта подряд оешмалардан 1539 хезмәткәр катнашты. Эш тәүлек буена оештырылды. Аерым игътибар сәнәгать, янгын һәм экология куркынычсызлыгына бирелде.

Предприятиенең планында ремонт аралыгын биш ел саен уздыруны  калдыру.

Җитештерү тулысынча туктап торуга карамастан барлык "Татнефть" АЗСлары "ТАНЕКО" АҖ тарафыннан җитештерелгән сыйфатлы дизель ягулыгы, аэропорт – авиакеросин белән тәэмин ителде.

"КАМАЗ" ҖАҖ "ГАЗПРОМ" бүлекчәләренә тапшыру өчен сыекландырылган табигый газ белән йөрүче автомобильләрнең беренче партиясен заводта сынау эшләрен тәмамлый. 

Бәяләрне чагыштырганда кысылган табигый газ белән йөрүче йөк машиналары алдында яңа партия автомобильләре көндәшлегенең төп өстенлеге -күләм һәм баклар санында.  Беренчеләренең ул берәү генә булып һәм 700 километрга җитсә, кысылган газ белән йөрүчеләрнең шул ук чакрымнарда 13 баллон тутыру зарури.  Бу машинаны сизелерлек авырайта һәм өстәмә озынча рама куюны таләп итә, чөнки кузов белән бергә баллоннарны да сыйдыруны таләп итә.

Тәҗрибә эксплуатациягә  КАМАЗ-65117-37 һәм КАМАЗ-65116-37 җибәреләчәк. Бу ике йөк машинасы Россиядә беренчеләрдән сертификация үтте.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин бүген балалар поликлиникасында һәм 3нче поликлиникада булып, ремонт эшләре белән танышты.

Бүген республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев һәм подряд оешмалары вәкилләре озатуында, журналистлар ипотека буенча социаль торак төзелгән төзелеш мәйданчыкларында булдылар.

Балалалар иҗат үзәге базасында мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеге башлану алдыннан үткәрелә торган традицион җыелыш үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International