ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 2017 елның 1 июнь-9 июнь көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасын оештыра. Смена «Волга» яшьләр үзәге базасында (Боровое Матюшино бистәсе) үтәчәк.

 

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.

Район Советының кече залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы үтте.

Профессор Саурбек Руззидиновнын юбилеена багышланган, Алматы шәһәрендә медицина  колледжларында укыйтырган студентлар арасында “Ин яхшы теш технигы. Укуны тәмамлаучы – 2017” дигән II Халыкара конкурсы узды.

Үсемлекләрнең иртә чәчәк ата торган декоратив төрләрен, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгәннәрен дә җыюны һәм сатуны булдырмау максатыннан, Министрлык 2017 елның 17 апреленнән 22 маена кадәр “Беренче чәчәкләр-2017” экологик аңлату акциясен уздырды. Татарстан Республикасының дәүләт табигать заказниклары һәм дәүләт казна учреждениеләре – Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы урманчылыклар белгечләре 66 уку йортында һәм социаль учреждениеләрдә, шул исәптән 45 гомуми белем бирү һәм махсуслаштырылган мәктәптә, 16 балалар бакчасында, 3 район китапханәсендә, 2 район мәдәният йортында һәм Балалар иҗаты йортында тематик дәресләр, мастер-класслар һәм лекцияләр уздырды. Чараларда барлыгы 3,2 мең кеше катнашты.

Редакциябезгә Мамадышта яшәүче бер ханым шалтыратып мунча янындагы тау юлыннан Чапаев урамына төшкәндә кара елан (гадюка) күрүен хәбәр итте һәм башкаларны, бигрәк тә балаларны саграк булырга чакырды.

Чистай күппрофильле көллият базасында “Һөнәри белем бирү системасындагы фәнни казанышлар һәм ачышлар: методика һәм оештыру аспектлары” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Көллият укытучысы Юлия Викторовна Галиева “WorldSkills стандартлары таләпләрен исәпкә алып, демонстрацион имтихан кертү нигезендә студентларны аттестацияләүне уздыруның актуаль мәсьәләләре” секциясендә 1 нче урынны алып, диплом белән бүләкләнде.

Конференция кысасында “Һөнәри уңыш формуласы” тикшеренү эшләре конкурсы да булды. 1 нче урынны “МДОЛ ведомостен булдыру өчен электрон таблицалардан файдалануның нәтиҗәлелеге һәм икътисади файдасы” эше өчен 31 ЛХ төркеме студенты Маргупов Салаватка бирделәр (җитәкчесе – Ю.В. Галиева). 33 СП төркеме студенткасы Светлана Щербакова “Газон чирәме орлыкларының тишелеп чыгуына һәм үсүенә антибиотикларның тәэсире” эше белән 2 нче урынны алды (җитәкчесе – Ю.В. Галиева). Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Картлык буенча  пенсия билгеләү

Иганәчеләр өчен бүләкле газетага язылу  декадасы башланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International