ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санк-Петербург шәһәренә эш сәфәре кыла. Визитының төп сәбәбе - XXI Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу. Форумда Рөстәм Миңнеханов халыкара һәм Россия компанияләре вәкилләре эшлекле очрашулар уздырырга ниятли, шул исәптән МSD International, IBM, Schneider Electric, Rockwool International, РусГидро һәм башка компанияләр белән. Шулай ук ул берничә килешү имзалау чараларында катнашачак.

 

Казан шәһәре мэриясе белән берлектә “Казан” гаилә үзәге 50, 60 ел бергә яшәгән парларны тәбрикләде. Үрнәк гаиләләргә Казан шәһәре думасы депутаты Раушания Бильгильдеева мэр исеменнән акчалата бүләк һәм котлау сүзләре җиткерде.

Республика ифтары быел 15 июньдә Теннис академиясендә үтәчәк. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова безгә хәбәр иткәнчә, тиздән “Казан-Арена” стадионында Конфедерация кубогы уеннары уздырылу сәбәпле, быел ифтар мәҗлесен анда үткәреп булмый.

Хөкүмәт Дәүләт Думасына курорт җыемы турындагы канун проектын керткән. 2018 елдан, эксперимент рәвешендә, курорт инфраструктурасыннан файдаланган өчен җыем алырга ниятлиләр.

Түзәр хәлем калмады... Шундый тормышта яшәр өчен гомер буе бил бөктемме?» – дип зарланып шалтыратты Әмәт бистәсеннән Асия Гобәйдуллина.

Халык ничек кенә аһ-зар итсә дә, шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләре май башыннан шактый кимеде.

Татарстанда май бәйрәмнәрендә табигать кочагында сүндерелми калдырылган учаклардан ут үрмәли  башлауның 130 очрагы теркәлгән. Әлеге чыганаклар урман сакчылары тарафыннан үзвакытында сүндерелгән.

Тиздән түтәлдән үзебез утырткан кыярларны өзеп ашар чак җитә. Ә бу – үз чиратында, организмны витаминнар белән баету белән беррәттән аны токсиннардан арындырырга һәм ябыгырга да мөмкинлек була дигән сүз.

Табиблар Гөлназ Сәлләмовага тудыргандагы җәрәхәт нигезендә балалар церебраль параличы диагнозын куя. Тора-бара S рәвешендәге нейромускул кифосколиозының авыр очрагы үсеш ала. Бу - умыртка баганасы кәкрәеп, бөтен эчке органнарны кыса дигән сүз.  Ярдәмгә мохтаҗ Гөлназга дәвалану өчен 60 мең сум акча җитми. Бу хакта "Intertat.ru" электрон газетасы хәбәр итә.

 

29 майда Тукай муниципаль район Советының унбишенче утырышы үтте. Анда РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Наил Сәфиуллин, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр башлыклары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 46 депутатның 41е килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International