ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Петербург халыкара икътисадый форумы-2017 (ПХИФ) "Экспофорум" күргәзмә үзәгендә  1-3 июнь көннәрендә уза. Форум девизы быел – " Глобаль икътисадта яңа баланс эзләү". Санкт-Петербургта якынча 130 илдән 12 мең катнашучы һәм кунакларны көтәләр. Президент Рөстәм Миңнеханов составына  төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айрат Гатиятов кергән делегация әгъзалары белән бергә, икътисади форумының төп чараларында катнашырга җыена, шул исәптән Россия Федерациясе президенты Владимир Путин катнашуы белән пленар утырышта.

Татарстан Министрлар Кабинетында "Созвездие – Йолдызлык" 16 нчы ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең эстрада сәнгате бәйгесе җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.

Стипендиатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев котлады.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлыкта ришвәтчелек торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сорашу дәвам итә. Анкетаны “Ришвәтчелеккә каршы тору” – “Җәмәгатьчелек фикерен сорашу, анкеталар” бүлегендә узарга мөмкин. Сылтама: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm.

Бүген Петербург икътисадый форум киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Илкүләм компьютер корпорациясе" ИТ-холдингы президенты Александр Калинин хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Әлеге документта "Ма-3" ERP-системасын эшләү, гамәлгә кертү һәм куллануда ярдәм күрсәтү үзәген ачуны һәм Иннополиста мәгълүматларны эшкәртү үзәген ачу карала. 

 

Бүген Татарстанның Төзелеш министрлыгы инициативасы буенча ресурс үзәкләре буенча пресс-тур үткәрелде, анда республика программасы кысаларында капиталь ремонт бара.  Программаның тормышка ашыруның мисал сыйфатында Казан радиомеханика көллияте һәм Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте сайлап алынды.

1 июнь көнне 15.00 сәгатьтә Казан Кремленең Спасс Манарасы янында, Спас-Преображенск соборы территориясендә "Гаилә гореф-гадәтләре - Ватанга хезмәт" күргәзмәсе ачылды. Бу - Россиядә ГХАТ органнары оешуның 100 еллыгына багышланган "Гаилә тарихы - Республика тарихы" күргәзмәсенең беренче проекты.

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы белән Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы арасында ниятләр турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ транспорт министры урынбасары - Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Виктор Олерский куйдылар. 

 

1 июньдә Татар Сараланы китапханәсе авыл клубы белән берлектә балалар өчен “Күңелле балачак илендә” бәйрәмчә уен программасы оештырганнар. Чара барышында балалар күңелле уеннарда, әдәби геройларны белү буенча шаян викториналарда катнаштылар. Яңгыр ява башлау да бәйрәм кәефенә комачауламады. Конкурсларда беркем дә җиңелмәде, нәтиҗәдә барысы да татлы призлар алды.

Лаешның үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Бәхетле бәләкәч” балалар бакчасына йөрүчеләр өчен "Нам вместе весело играть!" спорт бәйрәме үткәрелде. Алып баручылар аларны Балаларны яклау көне тарихы белән таныштырдылар. Аннан соң балалар конкурсларда, эстафеталарда, "Кенгуру", "Поезд", "Волна", "Горячая картошка", "Меткий стрелок", "Конёк-горбунок", "Весёлая змейка" уеннарында һәм башкаларда катнаштылар.

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Әлмәтнең кечкенә балалары һәм аларның ата-аналары, шулай ук шәһәр кунаклары өчен якты күңелле программа әзерләнгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International