ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Чүп-чарны ничек сортларга аерырга? Үсемлекләрнең нинди төрләре Кызыл китапныкы? Табигый ресурслар ни сәбәпле пычрана? Әлеге һәм башка сорауларга бүген “Яшел эстафета” экологик квестында катнашучылар җавап бирде.

Бүген "Барс Канатлары" коляскада йөрүче инвалидлар Баскетбол клубы уенчылары футбол буенчаматчлар Кубогы җанатарларының паспортын алды. Андрей Чугунов һәм Александр Иванов FAN ID рәсмиләштерде.

 

 

«Алабуга» МИЗ мөмкинлекләрен кытай инвесторлары өчен Харбинда узган дүртенче Россия-Кытай ЭКСПО күргәзмәсе кысаларында тәкъдир иттеләр. РФ икътисад үсеше министры Максим Орешкин җитәкләгән Россия делегациясе составына "Алабуга" МИЗ, шулай ук, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре керде.

Ел саен үткәрелә торган Россия-Кытай ЭКСПО күргәзмәсен оештыручылар Россия ягыннан Россия икътисади үсеш министрлыгы һәм Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Кытай ягыннан — КХР коммерция министрлыгы һәм Хэйлунцзян провинциясе Халык хөкүмәте.

Харбинга алдынгы корпорация делегацияләре килде ("Ростехнологияләр", "Ви Холдинг", "МИЗ" АҖ, "Россия Вертолетлары” АҖ, "ВТБ Банкы" ГАҖ), иң уңышлы кече һәм урта бизнес вәкилләре. Үзләренең экспозицияләрен Россия павильонында Россия Федерациясенең 13 регионы урнаштырды. Россия павильонының гомуми мәйданы ике мең квадрат метрдан арткан. ЭКСПО эшлекле программасы яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча 18 панель дискуссия һәм түгәрәк өстәлне  үз эченә.

Форум сессияләренең берсендә РФ  махсус икътисади зоналар презентациясе узды. “Алабуга” МИЗ мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында инвесторларга кытай телендә “Кытай” идарәче компания департаменты Директоры Евгений Горшков сөйләде.

Шулай ук, “Алабуга” махсус икътисади зона күргәзмәдә Россиянең махсус икътисади зоналарының берләштерелгән экспозициясендә тәкъдим ителде.

 

«Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте материаллары буенча

19 июньдә 17.00-19.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75, каб.209) “Ачык ишекләр көне” була. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Татарстан Республикасында экологик иминлекне тәэмин итү, табигатьтән файдалану өлкәсенә кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.

Мөслим муниципаль районында хокук бозуларның һәм җинаятьләрнең торышы ...

Россия йөзүчеләре исәбендә - 7 алтын, 9 көмеш һәм 3 бронза медаль.

Медицина хезмәткәре көне алдында Әлмәттә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина катнашулары белән тантаналы чара узды.

Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә объектта булды. 

Башта ул Sunrise City күп функцияле торак комплексына барды. Анда сәүдә-күңел ачу комплексын,балалар өчен «КидСпейс» һөнәрләр үзәге шәһәрчеген карады.   

Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм аны озата йөрүче затлар хоккей кәшәкәләре җитештерүче Россиядә беренче һәм бердәнбер «ЗаряД» заводына бардылар.

«Ярашлы эшчәнлек өлкәләрендә дәүләт контроле (күзәтчелек), муниципаль контроль алып бару һәм 2016 елда Россия Федерациясендә шундый контрольнең нәтиҗәлелеге турында» доклад  «Дәүләт контроле (күзәтчелек) алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» 294нче-ФЗ Федераль законны үтәү өчен әзерләнгән. Аның нигезенә «Идарә» ГАС юлы белән дәүләт һәм муниципаль контроль органнары вәкилләре биргән мәгълүматлар кертелгән. Хәзерге вакытта бу доклад  Россия Федерациясе Хөкүмәте каравына кертелгән һәм расланганнан соң  Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.

 

Бүген Спас МР ТР К.А.Нугаев подрядчиклар белән очрашты Һәм Ямбакты,  Тат. Такталы авылларында плотина төзелеш эшләре белән танышты.  Ямбакты авыл МӘДӘНИЯТ йортының капиталь ремонт буенча эш барышы белән танышты. Аннары "Болгар Арыш" фермер хуҗалыгы  механизаторлары белән куреште һәм кырларны эшкәртү эшләре белән танышып.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International