ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” республика конкурсын башлап җибәрделәр.

2017 елгы федераль бюджетка үзгәрешләр кертү турындагы кабул ителгән законның төп үзәнчәлеге, аның тулаем эчке продуктның 2-3%ка үсешкә юнәлтелгәнлегендә. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.

Бүген «Бердәм Россия» көннәре» проектының чикләрендә Республика медицина профилактикасы үзәгенең медиклары Питрәч районында тикшерү уздырдылар.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсе дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы Арча районында урнашкан шәһси эшмәкәр гә Хөснетдинова Р.Р. карата план буенча тикшерү үткәрелде.

Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогында бүген ике матч уза. Россия җыелмасы Мәскәүдә Португалия футболчылары белән көч сынаша. Матчны 18.00 сәгатьтә “Беренче канал” аша карап була. Сочи Мексика белән Яңа Зеландияне кабул итәчәк. Уенны 21.00 сәгатьтә “Матч ТВ” аша карап булачак.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2016  нчы елның 19 нчы  июнь көнне тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән йөкләр:

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  закон проекты эшчәнлеге комиссиясе   Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның күп функцияле үзәкләрдә бердәм гариза бирү юлы белән берничә дәүләт (муниципаль) хезмәте бирелү мөмкинлеге өлешендә үзгәрешләр кертү» федераль законы проектын хуплап чыкты. Закон проекты  Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралачак.

 

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан «Многоликая Россия» X Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсы игълан ителде.Конкурсның төп максаты - мәдәни мирасны үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертүче материалларны барлау. Шулай ук «Многоликая Россия» конкурсы милли гореф-гадәтләрне танытуга, Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Һаман ешрак юлларга зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.

Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә  яшьлек пошилар,  буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм  тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына  алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта  кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.

Моның барысы бергә  юл вакыйгаларының  шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның  нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану  кыргый табигатьтә  һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар  яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта  кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин.Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә  ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган, юлларда һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди.

Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау барышында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы последогындагы Гагарин урамы буенча 29 санлы күпфатирлы йортта "салкын су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәтенең сыйфатсыз күрсәтелү очрагын ачыклады (салкын су басымы йортка керткәндә һәм су алу нокталарында норматив параметрларга җавап бирми иде)."Салкын су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәтен сыйфатсыз күрсәткән өчен ресурслар белән тәэмин итүче оешма – "Бөреле коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 7.23 ст. буенча 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.Моннан тыш, инспекция тарафыннан "Бөреле коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ карата йортка кергән өлешендә салкын суның норматив басымын тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International