ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2017 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы  юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә 1 млн. сум күләмендә бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.  

2017 елның 2 июлендә 0.40 та Зәй шәһәреннән 9 нчы километрында “МАН” йөк машинасын каты тоташтырма белән тартып барган “Камаз” йөкле машинасы “Неоплан” пассажирлар автобусы катнашуы белән юл-транспорт һәләкәте турында хәбәр килгән. Автобус юлда янына ауган һәм янып киткән. Ул “Самара – Ижау” рейс маршруты буенча барган. Һәлакәт урынына Зәй янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре, шулай да барлык ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Чамалана торган мәгълүмат буенча зыян күрүчеләр һәм, кызганычка каршы, үлүчеләр бар.

3 нче июльдә көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булуы көтелә. Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк, көндез яңгыр, урыны белән яшен көтелә.

28 нче июньдә район Башкарма комитетында муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәттәге тәртипләрен конфликт очракларын чишү буенча Комиссиясе муниципаль хезмәткәрләрнең башка түләүле эшчәндлек алып буру мөмкинлекләре турындагы сораулар буенча утырыш уздырылды.

Сабантуй кичектерелә.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы кеше гомерләрен алып киткән юл-транспорт һәлакәте сәбәпле кайгы уртаклашты.

Татарстанда фаҗига белән бәйле рәвештә Бөгелмә районы авыл җирлекләрендә сабантуйлар кичектерелә.

Зәй районында 13 кеше һәлак булган.  Әлеге фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстанда матәм көне игълан ителә, күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка якшәмбе көн төнлә, 2017 елның 2 июлендә, Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов шул юнәлештәге барлык министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирде. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте урынына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин китте.

Зәй шәһәрендә ЮТҺ нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр турында мәгълүматны ТР ССМ Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге «кайнар элемтәсенең»  (843) 231-20-70 номерлы телефоны буенча белергә була. Һәлак булган кешеләр турында мәгълүматны ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросының (843) 273-91-45 номерлы телефоны буенча алырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International