ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

5 июльдә Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев «Бөтенроссия кыр көне – 2017» форумы кысаларында урып-җыю эшләрен уздыру һәм үсемлекчелек продукциясенең сыйфаты турындага мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасында АПКның төбәк органнары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Татарстанның агросәнәгать комплексы өлешенә, азык-төлек сәнәгате белән бергә, төбәк җыелма продуктының 11%ы туры килә, былтыр ул 420 млрд.  сумнан артып китте, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүе – 238 млрд. сум, эшкәртү сәнәгате - 182 млрд. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игенчелек продукциясе сыйфаты мәсьәләләре буенча АСК төбәк органнары вәкилләре белән уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте.

Чара Татарстан Республикасының Лаеш мунициципаль районында «Бөтенроссия басулар көне – 2017» инновацион агротехнологик күргәзмәсе-форумы кысаларында Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев рәислегендә барды.

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) Лаеш муниципаль районындагы эксперименталь кырларында  "Бөтенроссия кыр көне - 2017" форумы тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасы авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты. 

 

“Россиянең кыргый табигате 2017” конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды, аның оештыручысы булып «Москоутаймс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора. Мероприятие катнашучыларның иҗади күнекмәләрен үстерүгә һәм гражданнарда Россия географиясен өйрәнүгә карата кызыксыну формалаштыруга юнәлтелгән. Россиядә яшәүче 18 яше тулган кешеләр катнаша ала. Балигъ булмаган яшьтәгеләр өчен “Яшь талантлар” дигән аерым номинация оештырылган.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә, Россия Федерациясе Министры Михаил Абызов, федераль контроль-күзәтчелек органнары, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, эшкуарларның эре берләшмәләре җитәкчеләре катнашында "Контрольлек һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы" өстенлекле программасын үтәү барышы турында" селектор киңәшмәсе булып узды. Видеоконференция элемтәсе рәвешендә Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүген көннең икенче яртысында Кытай Халык Республикасы делегациясе вәкилләре КХР авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу җитәкчелегендә “Казан май экстракцияләү заводы”нда (Лаеш муниципаль районы) булдылар.  

Искә төшерәбез, Кытай делегациясе Казанга “Бөтенроссия кыр көне-2017” форумында катнашу өчен килде.

1 июль көнне Алан-Бәксәр авылы янындагы мототрассада мотокросс буенча Идел буе ачык кубогоның дүртенче этабы үтте. Ярышларда 60 артык спортчы катнашты.

Гаилә ул - гел синең белән бергә булган  нәрсә.

Татарстанның агросәнәгать комплексы өлешенә, азык-төлек сәнәгате белән бергә, төбәк җыелма продуктының 11%ы туры килә, былтыр ул 420 млрд.  сумнан артып китте, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүе – 238 млрд. сум, эшкәртү сәнәгате - 182 млрд. сум.

Үсеше алдан баручы территорияләр, планлы тикшерүләрдән баш тартуны һәм бизнес белән өстәмә үтәкүренмәлелек турында килешүләрне исәпкә алып, контрольлек-күзәтчелек эшчәнлегендә яңа алымнар кулланылачак беренче Россия төбәкләре була ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International