ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Турарбай Симбай улы һәм Разия Гарафи кызы Симбаевлар Баулы районының озак еллар бәхетле гомер кичерүче гаиләләренең берсе.  Бу күркәм гаилә ГХАТ бүлегендә  оештырылган  Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларның  олы кунагы булып тора. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны тормыш иптәше  Разия Гарафи кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Баулы үзәк район хастаханәсендә санитарка булып эшләгән, тыл хезмәтчәне.

Очрашу вакытыныда кунаклар ГХАТ органнарының  Петр 1 указыннан соң булган тарихы белән танышты. Яшьләр өчен ГХАТ сүзе бары туй тантанасы төшенчәсен генә аңлата иде, ә инде бу көнне үткән әңгәмәдән соң укучылар бүлекнең эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүмат алды. Бинада кеше гомерендә иң зур әһәмияткә ия булган документлар 70 елдан артык сакланганлыгы турында да белделәр. Очрашу экскурсия белән дәвам итте һәм истәлекле фотографияләр белән тәмамланды.Миннигалямова Елена Яковлевна кызы яшләргә рәхмәт сүзләре белән аларга укуларын гел яхшы билгеләргә  тамамлауларын һәм тыныч тормыш теләде.

   Алтын туйлар гел булып тормый, ә инде була икән, бу чынлап та юбилярларның гаиләсе, бөтен туган-тумачалары  өчен зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Мондый бәйрәмнәр гаиләнең  бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны да чагылдыра.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләр җирлегендә "Сәләт" VI халыкара яшьләр белем бирү форумында кунакта булды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Сәләт» VI халыкара яшьләр мәгариф форумының беренче сменасында катнашучылар белән очрашты. Гадәттәгечә форум Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы территориясендә уза. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков озата йөрде.

Татарстан Президенты кушуы буенча быел бу форум беренче мәртәбә ике сменада узачак. Бу катнашучылар санын 8 меңгә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. «Сәләт» Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән җыелган талантлы һәм сәләтле балаларны берләштерә. 

Шәһәребездәге моннан 60 ел элек ачылган “Энергетик” стадионын быел реконструкциялиләр

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Дулкынландыргыч бәйрәм матур мәхәббәт тарихының 50 еллыгы уңаеннан уздырылды.

Дәүләтнең коменсацияләү буенча Өлешле төзелеш фонды эшчәнлеген җайга салачак закон проекты икенче укылышка әзер һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертелгән.

Матбугат хезмәте хәбәр итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International