ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19 июльдән башлап 8 августка кадәр Казанда Академик Глушко урамының Зәкиев урамындагы 7 номерлы йортка кадәрге җирендә транспорт йөрү өлеше өлешчә ябык булачак.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Бүген Балалар республика клиник хастаханәсенә Самара өлкәсе, Пермь крае, Ульяновск өлкәсе, Башкортостан һәм Чувашстан министрлыкларының һәм ведомстволарының белгечләре килеп киттеләр.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дәүләт экологик мониторингы барышында Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару очрагын ачыкладылар.

Бүген Әлмәттә оператив-хезмәт эшчәнлегенең беренче яртыеллыгына йомгак ясалды. Һәм шулай ук алдагы чорга максатлар куелды. 

13 июнь көнне китапханә хезмәткәрләре Гөлназ Хафизова һәм Земфира Шакирова “Өмет яры” игелек үзәгендә ял итүчеләр өчен “Җәйге кәеф дулкынында” дигән ял кичәсе үткәрделәр.

12 июльдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Питрәч муниципаль районы башлыгы Э.Дияров, Вәкилнең Питрәч районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Э.Фәйзуллина, Роспотребнадзор, МЧС һәм Эчке эшләр министрлыгының  территориаль бүлекләре җитәкчеләре белән бергә Питрәч районында урнашкан “Чайка” балаларны сәламәтләндерү лагерында булдылар.

Түбән Кама муниципаль районы архив бинасын капиталь төзекләндерү  эшләре төгәлләнде. Ярты гасыр элек төзелгән бу бинада төзекләндерү эшләре гыйнвар аенда башланган иде.

Архив хезмәткәрләре сүзләренчә, яңартылган архив бинасы заман таләпләренә туры килә, биредә эшләү һәм хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган:  документларны саклау өчен элек 1 бүлмә булса, бинаның планы үзгәртелеп, хәзер  4 бүлмә булдырылган, стеллажларны кую өчен урыннар киңәйтелгән. Архив документларын саклау урыннарының гомуми мәйданы хәзер 350 квадрат метр тәшкил итә. Биредә 81 101 документ саклана.

Архив бинасын төзекләндерү өчен, программа нигезендә, республика бюджетыннан 13 миллион 400 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Бүген Россиядә колл-үзәк операторлары көне. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр контакт-үзәге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International