ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2017 ел
җомга

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Бөгелмә районы авыллары буйлап сәяхәт

21 июльдә кайбер Казан йортларында ут булмаячак. Шәһәрнең Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларда ут сүндереләчәк.

Казанга Кытай Халык Республикасы сәламәтлек саклау вәкилләренең делегациясе килде. Бүген кунаклар Казан шәһ.7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерына, ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенә һәм Регионара клиник-диагностик үзәгенә килеп киттеләр.

Вакытлыча 15 июльдән башлап эшләр тәмамланганчыга кадәр Обүездная урамының Төзүчеләр проспектыннан тимер юл аркылы чыгу урынына кадәр участогында, Базовая урамының Шевченко урамыннан Объездная урамына кадәр участогында транспорт хәрәкәте туктатылачак. Шуңа күрә, 4 һәм 4 А  автобус хәрәкәтенә вакытлыча үзгәрешләр кертеләчәк.

Бүген Зәйдә Чистай шәһәре ветераннар советы делегациясе булып китте. Аларны район ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин һәм совет идарәсе әгъзаләре Мирный бистәсе янында ук каршы алды. Җылы очрашудан соң кунаклар Иске Зәй бистәсенә юл тотты. Биредә алар башта туган як тарихын өйрәнү музеенда булып, даими эшләүче экспозицияләрне карадылар, Зәй тарихы белән таныштылар. Музейның күргәзмәләр залындагы җирле рәссам Сергей Цыганов картиналарыннан торган күргәзмә кунакларда зур кызыксыну уятты. Чистайлылар өчен экскурсия мәктәп тавында дәвам итте. Мондагы алар Крестовоздвижение чиркәвенең мәчет белән янәшә торуы Зәйдә динара мөнәбәтләрнең бик яхшы булуына игътибар иттеләр. Кунаклар шәһәр буенча да эксурсия кылдылар, Зәйнең йөзен билгеләүче Ринат Фәрлиев исемендәге паркны карадылар. Әлбәттә, делегация Зәй ветераннар советы эш тәҗрибәсе белән дә танышты. Тәҗрибә уртаклашуның дәвамы булып, тиздән Зәй ветераннары делегациясе Чистайга барачак.

Бүгенге көндә Түбән Каманың өч сәламәтлек саклау учреждениесендә – 1нче өлкәннәр сырхауханәсендә, 2нче балалар сырхауханәсендә һәм консультация- диагностика үзәгендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Әлеге учреждениеләрдә төзекләндерү эшләре 2017-2018нче елларга сәламәтлек саклау тармагында каралган махсус программа нигезендә алып барыла. Бу программа буенча, сырхауханәләр капиталь төзекләндерүдән тыш, заманча медицина җиһазлары белән дә тәэмин ителәчәк.
 

Буген 14 июль бик матур якты кон булды

2017-2018 елларда ягулык сезонына әзерлек кысаларында утырыш узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International