ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

Казанда полицийскийлар арасында ядрә белән ату буенча XVI Европа чемпионаты башланды.  Ярышлар 17-22 июльдә Тынычлык поселогында “Динамо” спорт үзәге базасында узачак.

Ачылыш тантанасында Европа полицийскийларның спорт берлеге президенты Люк Смейрс, “Динамо” физкультура - спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Владимир Газизов, ТР “Динамо” физкультура - спорт җәмгыяте рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе   Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашу өчен Бөек Новгородка эш сәфәре  кылды. 

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барлы. Көн тәртибендә – 2017-2020 елларда Илкүләм технологик инициатива проектларын гамәлгә ашыру; ФТТ түгәрәкләр хәрәкәтенең «юл картасы».

Техник сэбэплэр аркасында Кеше Шилнэ авыл жирлеге  п. Ильбухтино авылы генераль план  проекты буенча ачык тынлаулар 19 июльгэ кучерелэ  . Уткэру урыны:  н.п. Ильбухтино, ул.Второй переулок Новый, д. 2 ( авыл клубы бинасында ),башлана  17.30минутта

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Яшь парлар гаиләдә була торган  иң катлаулы ситуацияләрне тикшерделәр.

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.

 Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны  сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен  алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.

Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча,Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки  бирелә.

Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.

Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.

 ***  РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм  теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:

  1. шәһәре:

- Кремлевский ур., 8 йорт;

- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;

- Карл Маркс ур., 44 йорт;

- Пушкин ур., 20 йорт;

- Пушкин ур., 9/51 йорт;

- Пушкин ур., 8 йорт;

- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;

- Шоссейный ур.,22а йорт;

- Татарстан ур., 52 йорт;

- Черноморский ур., 3 йорт;

- Чистай ур., 11 йорт;

- Чистай ур., 61а йорт;

- Декабристлар ур., 102 йорт;

-  Декабристлар ур., 191 йорт;

- Ямашев проспекты, 79 йорт;

-  Ямашев проспекты, 82 йорт;

- Блюхер ур., 81а йорт;

- Мусин ур., 68 йорт;

- Гагарин ур., 103 йорт.

 Яр Чаллы шәһәре:

- Рәис Беляев  проспекты, 13 йорт;

- Тынычлык проспекты, 24е йорт;

- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;

- Чулман ур.,36 йорт;

- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;

- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;

- Сарман юлы, 52 йорт;

-  Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт. 

Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address

Исемлекне түбәндәге җиһазларлар белән өстәделәр:

- телекоммуникацияләр өчен приборлар һәм аппаратуралар - 26.51.44.000

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгында биектехнологик медицина җиһазларын ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтүне оештыру буенча тәкъдимнәр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директоры А.Н.Кудрявцева  катнашты.

Бүген Мөселман яшьләре форумының дүртенче көне. Ул ата-бабаларыбыз ислам динен рәсми кабул иткән изге Болгар җирендә үткәрелә. Делегатларның көннәре алдан ук язылып куйган. Иртә белән яшьләр Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлы белән таныша, өйләдән икендегә кадәр тренингларда һәм мастер-классларда катнаша, 18.00дән 19.00гә кадәр спорт ярышлары, иҗади бәйгеләрдә үзләрен күрсәтә. Ясту намазыннан соң исә яшь мөселманнар кураторлары белән бергәләп кино карый, футбол яки волейбол уйный. Кичә генә лагерьның иң креатив урамын билгеләгәннәр.

29 июльдә Татарстанның Зәй шәһәрендә "Сенофест", ягъни печән фестивале узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International