ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Конкурста катнашуга заявкалар саны күп булу белән бәйле рәвештә, шулай ук “яшел” икътисад кертү һәм экологик культураны үстерү мәсьәләләренең әһәмиятен исәпкә алып, заявкалар кабул итү һәм аларга экспертиза үткәрү срокларын озайту турында карар кабул ителде. Максаты Россия предпиятиеләренең энергонәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендәге башлангычларына этәргеч ясау, яңартыла торган кече һәм альтернатив энергетиканы үстерү, шулай ук җылыту системаларын аларның экологик характеристикасын яхшыртып модернизацияләү булган проектка Россия Табигать министрлыгы булышлык күрсәтә. Конкурс жюрие белән РФ Президентының Табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов җитәкчелек итә.

Бүген Дәүләт Советында  Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының икенче утырышы узды. Биредә быел августта үтәчәк масштаблы форумга караган оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ВТБ Банкы" ГАҖ президенты - идарәсе рәисе урынбасары Ольга Дергунова белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн катнаштылар. 

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 1 июль көненнән Татарстанда байбакларга ау чоры ачылды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Байбакларны  аулаганда барлык  аучыларны да саклык чараларын сакларга өндибез. Бу вакытта аучылык җир-суларында авыл хуҗалыгы эшләрен алып бара торган, җиләкләр, гөмбәләр, үләннәр җыя торган гражданнар барлыгын исегездә тотыгыз. Шуның белән бәйле рәвештә, аучылык җир-суларында булганда һәм аулаган вакытта һәвефсезлек чараларын саклавыгызны сорыйбыз.

Шулай ук Ау кагыйдәләрен сакларга кирәклеген исегездә тотыгыз.

  Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

- бала чыгару ояларын казу һәм тарату;

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны аулау;

-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар куллану;

-саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану;

-элмәкләр кулану;

- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;

- төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану;

- пневматик ау коралын куллану.

Идарә табылган байбакларның итен һәм башка продуктларын, трихинеллез  авыруына ветеринария тикшерүен уздырмыйча ашамаска киңәш бирә.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, соцхезмәтләр җыелышы белән гражданнарның аерым категорияләрен тәэмин итү буенча халык арасында аңлату эшен оештыру буенча эш төркеменең рәисе В.Г.Шайхразиев  рәислегендә  видеоконференция тәртибендә «2017 елда соцхезмәтләр җыелышы белән гражданнарның льготалы категорияләрен тәэмин итү буенча чараларны оештыру һәм уздыру» темасы буенча республика киңәшмәсе булды.

2017 елның беренче  яртысында чирмешәнлеләрнең "Халык контроле"нә мөрәҗәгате статистикасы.

Хәзер проект документациясе кабул ителгән, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, җылыту, җилләтү һәм биналардагы һаваны кондиционерлау системаларында, җитештерү билгеләнешендәге объектларда җылылык челтәрләрендә кулланыла торган архитектур, функциональ-технологик, конструктив һәм инженер-техник чишелешләргә нигезләүне үз эченә алучы мәгълүматлар белән тулыландырылырга тиеш.

Хәмер әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында хәбәр иткән өчен премия күләме 1дән 3 мең сумга кадәр тәшкил итә

Киләсе ялларда Кама Тамагы районының берничә авыл җирлегендә Авыл көннәре уздырыла. Бәйрәмнәргә рәһим итегез!

Эзмә авыл җирлеге авыл-хуҗалыгы оешмаларында катлаулы һава шартларына карамастан эшләр оешкан рәвештә бара. Печән әзерләү белән беррәттән кукуруз кырларын эшкәртү һәм башка агротехник эшләр башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International