ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Александр Красных 200 метр арага ирекле йөзүдә финалга чыкты.

24 нче июльдә узган авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсе бик оператив һәм уңышлы узды.

Бүгенге “Эшлекле дүшәмбе” район башлыгы урынбасары С.Осянин җитәкчелегендә узды.

Бүген “Эшлекле дүшәмбе” кысаларында Югары Ослан Гражданнар оборонасы  уполномоченные итеп элек тәртип саклау иҗтимагый пунктының әйдәп баручы белгече вазифаларын башкарган  Поддубова Елена Олеговна билгеләнде.

Традиция буенча “Эшлекле дүшәмбе” башында лаеклы бүләкләрне тапшыралар.

Мастер-класста оешмаларның төрле бүлекләре хезмәткәләреннән оештырылган эш төркемнәре катнаштылар. Алар корпоратив компетенцияләрне кертү буенча эчке тренерлар булачак. Мастер-класс теоретик әсбәпләрне тәкъдим итү белән тест-уен формасында узды.

Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары төрле яшьтәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны оештыру буенча пропаганда чараларын уздыру өчен «Кояшлы» һәм «Гагарин исемендәге» балалар сәламәтләндерү лагерьларына чыктылар. Гигиеник тәрбияләү бүлегенең табибы балаларга сәламәт яшәү рәвешенең төп постулатлары турында, сәламәт ашау, хәрәкәт активлыгы һәм позитив фикерләү файдасы турында сөйләде. Ул яшьләр арасында зарарлы гадәтләр турында аерым темага кагылды. Шулай ук җәйге җәрәһәтләнүне кисәтү максаты белән балаларның куркынычсыз тәртипләренә басым ясалды. «РМПҮ» ДАССО медицина реабилитациясе бүлегенең белгече сын-гәүдәнең бозылуына 150 бала тикшерде. Лагерьларның медицина хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтелде һәм җәй чорында профилактик эшне оештыру буенча консультация уткәрелде.

Бүген Яңа Чишмә районында, Казан – Әлмәт а/ю-да, Акъяр саласы янында ЮТҺ булды. Җиңел автомобильнең аударылу нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, шул санда 1 (2013 елда туган) бала. ЮТҺ урынына Яңа Чишмә АЯ бригадасы чыкты. Бөтен зыян күргән кешеләр Яңа Чишмә ҮРХнә китерелделәр, ике кеше кәнәгатьләнерлек хәлдә, дүрт кеше, шул санда бала, уртача авыр хәлдә.

Бүген Казан ИТ-паркында «inIT» социаль мәгариф проектының беренче чыгарышы булды. 4 ай эчендә 14 инвалид кеше PHP-программалаштуры буенча укыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International