Җырчы белән хушлашу 29 июль көнне 10.00дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булачак.
2017 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә җирле үзидарәләре органнары хезмәткәрләре өчен “Гомуми юрисдикция судларында һәм арбитраж судында җирле үзидарә органнарының хокукларын яклау” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат) Россия төбәкләрендә һәм федераль округларында быелның беренче яртыеллыгында торак төзелеше күләме турында хисап тотты. Статистика буенча, Татарстан Идел буе федераль округы буенча - беренче урынны, ә Россия субъектлары арасында бишенче урынны алды. 2017 елның 20 июленә булган күрсәткечләргә караганда, Татарстанда барлыгы 1 252,8 мең квадрат метр торак кулланышка кертелгән.
Җәйге чорда йогышлы авыруларны профилактикалау турында «Татар-информ» МАда сөйлиячәкләр
Иртәгә, 28 июльдә, 11.00 сәг. «Татар-информ» МАда җәйге чорда йогышлы авыруларны профилактикалау турында сөйлиячәкләр. Пресс-конференциядә докладчылар булып ТР буенча кулланучылыр хокукларын саклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш йогышлы авырулар белгече Халит Хаертынов. «Татар-информ» МА сайтында пресс-конференцянең онлайн-трансляциясе оештырылачак.
Теләүчеләр видеога аңлатмаларда сораулар бирә алачаклар. ММЧ аккредитациясе pr@tatar-inform.ru. электрон почтасы буенча үткәрелә.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы карары белән 2016-17 елгы спорт сезоны нәтиҗәләре буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Эдуард Михайлов һәм Евгений Яркеев кулы астында шөгыльләнүче бер төркем чаңгычыларга беренче спорт разряды бирелде.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Иң кечкенә бала 960, ә иң зуры – 5400 грамм. Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 43 яшь.
Чирмешән кадетлар мәктәп -интернатында капиталь ремонт бара.
"Чистай" мәдәният йортында яңа клуб эшли башлады