ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2017 ел
шимбә

Бөек Ватан сугышында җиңүгә тыл батырлары бик зур өлеш кертте.

     2017 елның 29 июли көнендә Буа муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында езенче парның никахын теркәү тантанасы узды.

     100нче номерлы “юбилей” акт язмасы Лиана  Һәм Владимир Владимировлар гаиләсенә карата төзелде. Яшь пар, аларның әти – әниләре, туганнары һәм дуслары өчен элеге вакыйга сюрприз  булды.

2017 елның 29 июль көнне  Шафигуллин Айдар Зиннатович 90 яшен тутырды. Аны котларга Кама Тамагы муниципаль башкарма комитеты җитәкчес  Павел Николаевич һәм Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Ильдус Хатыпович котларга килде.

Айдар Зиннатовичка истәлекле бүләкләр һәм Россия президенты исеменнән котлау тапшырылды.

2017 елның 29 июлендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә  100-нче никах теркәлде – Ленир һәм ИлсөярДавлетшиннарның яшь гаиләсе  туды.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә елның 300 нче пары теркәлде. Евгений белән Анастасияне ихлас күңелдән котлыйбыз, гашыйкларга бәхет-сәгадәт, озын гомер телибез!

2017 елның 29 июлендә Алабуга шәһәренең ЗАГС бүлегендә 300 нче номер булып, язылышу акты язмасы төзелде. Бу Алабуга ЗАГС  бүлегендә инде менә 300 нче бәхетле гаилә туганны аңлата. “Түгәрәк” сан Алмаз белән Ксениягә насыйп булды. Яшь гаиләгә бәхет һәм уңышлар телибез.

29 нчы июльдә Алексеевск ГХАТ бүлегендә, бүлек мөдире Валентина Увакина приюттагы тәрбияләнуче балаларга  “Гаиләдәге тәрбия үзенчәлеге” исеме астында очрашу үткәрде.

 2017 нчы елның 29 нче июль көнендә  Саба муниципаль районы Ике Басу Арташ авылында яшәүче Әсмабикә Фәттаховага  90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары  Закирҗанов Р.Р., Арташ авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов А.Р., якыннары, туганнары килгән иде.

Әлеге проек Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча барлыкка килде. Биредә балаларны карамакка алган гаиләләр катнашачак.

Бүген Казан шәһәренең Салмачи бистәсендә ике метрлы металл койманы сүттеләр. Вениамин Григорьев урамындагы корылма Нокса елгасы янына гражданнарның ирекле үтә алуын чикли иде. Табигать саклау өлкәсендәге закон бозуны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары чираттагы рейд барышында ачыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International