ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Аксубай районында 3347 ташламаларга ия кешенең 2286сы дарулар белән тәэмин итүне акчалата түләүләргә алмаштырган.

29 июль көнендә Зәй районының Кадер авылында Печән бәйрәме узды. «Сенофест» дип аталган бу чарада яшьләр өчен махсус программа тәкъдим ителде.

«Төн геройлары ярышы» катнашучыларга яңа актив ял  көннәре тәҗрибәсен -  каршылыклы экстремаль узышулар һәм  төнге матур тамаша тәкъдим итә.

Район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хаматов атналык планерка-киңәшмә үткәрде.

Десантчылар көне уңаеннан "Мизгел" яшьләр үзәге һәм район мәдәният йорты бәйрәм чарасы оештыра...

01.08.2017 Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына: Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән мунициципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы вазыйфасына конкурс уздырылды.

Безнең Актаныш районы Республикада иң чиста төбәкләрнең берсе. Моңа табигатьнең үзенчәлекле булуы  һәм, әлбәттә, биредә яшәүче халыкның тырышлыгы зур йогынты ясый

Район башлыгы Дмитрий Иванов 5 нче ТОСта гражданнар кабул итәчәк

Бүген Иннополис шәһ. медицина үзәгенә «ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлеге» ДОның идарә итүчесе Рамил Гайззәтуллин килеп китте.  Үзәкнең кунагын дәвалау-реабилитация үзәгенең эше белән таныштырдылар: ашыгыч хирургия, амбулатор реабилитация,  консультатив диагностика бүлекләрен, шулай ук клиник-диагностик лаборатория эшен күрсәттеләр. Визит барышында яклар үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде.  Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр  итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды.  Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International