ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2 август көне Казанда Бөтендөнья Татар Конгрессының VI съезды үз эшен башлады.

Фотосурәтебез сыйфатлы килеп чыксын, озак еллар буе яшьлегебезне искә төшереп, бик әйбәт килеш саклансын өчен беренче чиратта фотоаппаратның шәп булуы кирәк

Актаныш муниципаль районында 2017 елгы капиталь ремонт эшләре тулысынча төгәлләнде. Эшләр "РемстройДом" ҖЧҖ ген. подрядчысы тарафыннан сыйфатлы һәм план буенча үз вакытында башкарылган. Ике йортта түбәндәге эш төрләре башкарылган: фасад яңартылган, электр, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү һәм су бүлү системалары төзекләндерелгән.

Хөрмәтле ата-аналар! "Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивалендә балалар өчен урта гасыр уен мәйданчыгының расписаниесен исегезгә төшерәбез, сез алдан ук үзегез катнашачак мастер-классларны сайлап куя аласыз. Көне буе сезнең һәм сезнең балаларыгыз өчен ару-талуны белми торган осталар һәм аниматорлар эшләячәк. 

Татарстан Республикасы хәрби-тарихи туристлыкны үстерү күзлегеннән караганда Россиянең туристларга кызыклы төбәкләре рейтингына эләккән, бу исемлекне EventsInRussia.com илкүләм вакыйгалар календаре төзегән. Рейтинг нигезендә Россия төбәкләрендә (1 июньнән 31 августка кадәр) үткәрелә торган тарихи юнәлешле вакыйгалар санын, шулай ук интернетта хәрби-тарихи фестивальләрне үткәрү урыны буларак төбәккә карата кызыксыну дәрәҗәсен бәяләү (эзләтү системаларындагы гарызнамәләр саны буенча) ята.

Гөлнара Салихҗанова җитәкләгән “Киң күңел” проекты актив эшләвен дәвам итә. Хезмәткәрләр белән берлектә үзәкнең як бакчасында күптөрле җиләк-җимеш куаклары, агачлар утыртылды, түтәлдә яшелчәләр, 2 теплицада кыяр, борыч һәм помидорлар җитешә. Үзәккә йөрүче балалар экологик чиста яшелчәләр ашыйлар.

 

 

2017 елның 26 июлендә Лениногорск шәһәре мэриясендә Лениногорск Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков катнашында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендәге законга кертелгән үзгәрешләрне аңлату максатыннан очрашу булып узды

Июль ае буена райнның культура бүлеге Туган якны өйрәнү музее белән берлектә һәм район музейлары почмаклары катнашында ТР ның дәләт архивы комитетына тапшыру өчен фронтовикларны хатларын эзләделәр. Бу хатлар “Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында алга таба Бөек Ватан сугышы порталында басылып чыгачак.

2017 нче елның 7 аена ЗАГС бүлегендә 53 яңа туган бала регистрацияләнгән: 25 малай, 28 кыз. Аларның 24 е – беренче бала булып дөньяга килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International