ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19нчы август көнне Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Красновидово авылындагы А.М. Горький музее Яблочный спас бәйрәменә чакырып калабыз.

Шәхси мөлкәти яки мөлкәти булмаган хокукларыгызны бозган яисә матди булмаган байлыкларыгызга кизәнгән гамәлләр белән физик, йә әхлакый зыян китерелгән очракта, шулай ук билгеләнгән башка очракларда сез мораль зыянны компенсацияләүгә дәгъва кыла аласыз

ТР Гидрометцентры мәгълүмәтләре буенча, иртәгә, 4 август көнне, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр. Аерым районнарда яшенле яңгыр. 

Уңыш җыюда биш көнлек җиңүчеләренә акчалата премияләр тапшырылачак  

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсенә кунакка Чехия Республикасының  Көньяк-Моравия олкәсе  делегациясе белән Гейтман  Богумил Шимек килеп китте. Бу ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек турында килешү, 2014 елда имзалаганнан соң, Чехия Республикасының җитәкчелегенең икенче килүе.

             Бу юлы Көньяк-Моравия өлкәсенең хөкүмәт әгъзаларын эре халыкара ярышлар вакытындагы иминлекне тәэмин итү тәҗрибәсе кызыксындырган . Барыннан да элек Чехия кунакларын кризиска каршы мөмкинлекләр һәм техника белән таныштырганнар. Чехия  делегациясе оператив-дежур сменаның эше  белән танышты. Татарстан Республикасында халыкка  

хәбәр итү системасының үзенчәлекләре, 112 номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыру эше аңлатылды, тәҗрибә һәм башка мөһим мәсьәләләр янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш  хәлләрдән яклау буенча алмашу булды.

Келәш җирлек китапханәсе китапханәчесе мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары белән дуслык турында әңгәмә үткәрде

Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсе зур сәләтлекләр белән тулган –  медиклар үз сәләтләрен эштә генә түгел күрсәтәләр. ТР атказанган табибы,  Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең геникология бүлеге мөдире Юрий Почитаевның шигырьләренең яңа җыетыгы дөнья күрде.

Кичә, 3 августта, Канаданың Монреаль шәһәрендә беренче тапкыр “Сәләт-Монреаль” профильле сменасы ачылды.

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау» НО эшмәкәрләргә 2017 елның октябрендә Кытай Халык Республикасында Россия икътисади роад-шоу уздырылачагы турында хәбәр итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International