ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

Картлык буенча иминият пенсиясен ничек формалаштырырга? Ана капиталы алырга гариза биргәндә нинди документлар кирәк? Пенсия белән тәэмин итүнең кайсы вариантын сайларга? Шушы һәм башка сорауларга җавапны сез «Пенсионный Bot Telegram» да таба аласыз.

Биеклеге 100 метрга хәтле монолит торак һәм җәмәгать биналарының һәм корылмаларының төп каркас төзелүе процессында, шулай ук әзер олы блоклардан ясалган конструкцияләре элементларыннан биналар өчен дә, чөнки алар илдә төзелеш объектларының төп массасы булып торган, биеклектә эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре " Хезмәт куркынычсызлыгы стандартлар системасы. Төзү. Биеклектә эш. Куркынычсызлык кагыйдәләре" ГОСТ Р 12.3.050-2017 дәүләт стандартында беркетелгәннәр. Ике башка стандартлар тоту-яклау челтәрләренең терминнары, билгеләмәләре һәм конструкцияләренә кагыла. Документлар "Төзү"  465 Техник комитеты экспертизасын узды һәм Росстандартта теркәлгән. Стандартның редакцияләре Европа стандартлары белән гармонияләштерелгән һәм элегрәк Россия төзүчеләр Профсоюзының, төзүчеләрнең, төзелеш компанияләренең хезмәтне саклау хезмәте җитәкчеләренең Мәскәү шәһәр комитеты Профсоюзы, һәм башка вәкилләр катнашында фикер алышу үтте.

2017 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитетының административ комиссияләренең эшчәнлеген оештыру идарәсе инициативасы белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсендә җитәкче урынбасары Э.Р.Лобашева рәислегендә Казан шәһәре административ комиссияләре салган штрафларны түләттерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Бүген районыбызның уку алдынгылар, спортсменнары, барлыгы 46 укычы Кырымга ял итәргә китте.

2017 елның 2 августында «Г.И. Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ базасында үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен белү буенча һәм «В», «С», «D», «Е», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификацион имтиханнар уздырылды.

Бүген Казан шәһәре торак-комуналь хуҗалык буенча Башкарма комитеты “ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" белән берлектә ҖЧҖ  Идарәче компания "Уютный дом" уку-укыту үзәге җирлегендә "Индивидуаль җылыту пунктының эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү"  темасына семинар үткәрделәр. Белем алу һәм сорауларга җаваплар белү өчен Казан шәһәренең идарәче компанияләрнең һәм җылылык белән тәэмин итү оешмаларның 25 хезмәткәрләре килде. Шул исәптән, күпфатирлы йортларда кабат куелган индивидуаль җылылык тапшыру пунктларын хезмәт күрсәтүче слесарь-сантехниклар. Чараның төп темалар арасында: күп фатирлы йортларда үзәк җылылык тапшыру пунктларыннан индивидуаль җылылык пунктларына кайнар су күчү үзенчәлекләре, пунктларны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү.

2017 елның 9 августында “Татарстан радиосы”нда урманчыларның һөнәри белеме турында сүз барды. Респондент сыйфатында Лубян урман-техника көллияте директоры Данилов Афанасий Михайлович чыгыш ясады. Әңгәмә барышында, тулаем алганда, урманчылык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды, эфир белән элемтәгә чыга алган тамашачыларны Лубянда “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” белгечлеге буенча белем алу турындагы мәгълүмат кызыксындырды.

Быел Канаданың Монреаль шәһәрендә беренче тапкыр “Сәләт-Монреаль” профильле сменасы ачылды. Бу – “Сәләт”нең чит илләрдәге өченче аланы.

12 август көнне шәһәр пляжы, шәһәр стадионы һәм Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркы территорияләрендә масштаблы спорт-күңел ачу чаралары узачак.

Татарстаннан беренче төркем хаҗилар изге сәфәр юлына 12 августта чыгачак. Казаннан, Чистайдан, Түбән Камадан,Буа һәм Мамадыш районнарыннан булган 49 хаҗины юлга республика мөселманнарының рухи лидеры Камил хәзрәт Сәмигуллин озатачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International