ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Резиденты промышленного парка «Тюлячи» расширяют своё производство, создавая новые рабочие места.  Появляются вакансии: сварщики, разнорабочие, упаковщики, грузчики, бухгалтера. Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района совместно с ГБУ «ЦЗН»  приглашает всех желающих на ярмарку вакансий, которая пройдёт 10.08.2017г. в актовом зале администрации Тюлячинского муниципального района по адресу: с.Тюлячи, ул. Ленина, д.46. Начало в 09:00. При себе желательно иметь резюме.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каләм ияләре арасында бәйге игълан итә.

                                                                                                                                      

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясендә катнашты.

Чара Нурлат муниципаль районында М.Е.Сергеев исемендәге гимназиядә узды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә.

 

2017 елның 9 августында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Минзәлә, Кайбыч, Кама, Буа урманчылыклары урман фонды территориясендә урнашкан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алуга шартнамә төзү буенча хокук сатуга аукцион үткәрелде.

№ 58 лот буенча аукцион узган дип танылды. Җиңүчеләр белән аукцион нәтиҗәләре хакында беркетмәләр имзалана һәм ун эш көне эчендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.

№ 1-2, 4-6, 16-27, 31-33, 38, 52-54, 57, 59, 60 лотлар буенча, бердәнбер катнашучы булуга бәйле рәвештә, аукцион үтмәгән дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясының 7 пунктындагы 1 пунктчасы).

Заявкалар булмауга бәйле рәвештә № 3, 7-15, 28-30, 34-37, 39-51, 55-56, 61-67, 68-72 лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды.

Бүген Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча РФ ТК Тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлегенең яңа административ бинасы ачылуда катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча РФ Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәмәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнаштылар.

26 октябрьдә Казанда шәфкать туташларының «Медицина ярдәменең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә шәфкать туташы роле» дигән Бөтенроссия конгрессы ачылачак. Конгресста шәфкать туташы һәм пациент бердәм хәрәкәт итү буенча иң яхшы россия һәм халыкара белгечләр  тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.

30 октябрьгә кадәр Казанда Татарстан урамыннан алып А.Айдинов урамына кадәрге өлешендә М.Сәлимҗанов урамының транспорт йөри торган урыны өлешчә ябык булачак (бер генә хәрәкәт итү юнәлеше). Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының 2017 елның 1 августындагы 2568р номерлы боерыгында әйтелә.

Әлмәтлеләр ничек итеп картлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерү, ана капиталын алуга гаризаны биргәндә ниниди документлар кирәк икәне, нинди пенсия белән тәэмин итү ваирантын сайлау турында "Пенсия Bot Telegramын" кулланып белә алачаклар.

"Фиксики" мультфилмының татарчасын күрсәтүче канал YouTube барлыкка килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International