ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2017 ел
шимбә

Физкультурачылар көне 1939 елдан башлап һәр елны августның икенче шимбәсендә үткәрелеп килә.

Сикия авыл клубында балалар һәм яшүсмерләр өчен конкурслы-күңел ачу программасы булып узды. Ярышларда һәркем актив катнашып яхшы кәеф күтәренлеге алды.

Бәкәбез авыл клубында "Каникуллар тәмамланганчы..." исемле тематик кичә булып узды. Биредә катнашучылар тарафыннан төрле сорауларга җаваплар табылды, биремнэр үтәлде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда– 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын. 1 кеше зыян күргән.  

Әйдәүче белгеч Елена Антонова белән кызыклы һәм файдалы әңгәмә барышында инвалид балалар үз омтылышлары һәм физик мөмкинлекләренә бәйле төстә төрле һөнәрләр алу мөмкинлеге белән таныштылар. Алар аны урта һәм гомуми белем алу барышында гамәлгә ашыра алачаклар.

 

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле төзүчеләр!

Бу якшәмбедә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Мәгълүм ки, райондагы торак пунктларның, шул исәптән район үзәге Теләченең социаль йөзен, яңарышын төзелешләр билгели. Тормышның үзе кебек районда төзелешләрнең туктап торганы юк. һәм алар берничә юнәлештә алып барыла: социаль, мәдәни, көнкүреш, коммуналь хуҗалык объектлары, торак, юллар, электр-газ пинияләре төзелешләре һәм федераль программа нигезендә күпфатирлы йортларны ремонтлау. Шунысы куанычлы: бүген барлык юнәлешләр буенча да объектларда эш кайный. Эшнең сыйфаты, һәрвакыттагыча мөһим таләп булып кала. Төзүчеләрнең чын осталары һәрчак югары бәяләнәчәк.

Краснояр авыл клубында "Бергә күңел ачабыз" конкурслы-күңел ачу программасы үткәрделәр. Әлеге мавыктыргыч программа балаларны гына түгел, ә зурларны да күңел ачарга, уеннарда актив катнашырга этәрде. Һәр уенчы баллы призлар белән бүләкләнде.

Бәйрәмегез котлы булсын!

Мөхтәрәм тренерлар, физкультура укытучылары!

Теләче районы һәм спорт бер-берсенә якын төшенчәләр. Районыбыз яңадан торгызылганнан соң спортка, физик тәрбия юнәлешенә, сәламәт яшәү рәввешен пропагандалауга зур игътибар бирелде, һәм ул бүген дә өстенлекле юнәлеш булып кала бирә. Шулай булмаса, районыбыз спортчылары республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда әледән-әле җиңү яуламас иде.Ае-руча районыбызда спортның татарча көрәш, билбау көрәше, хоккей, кул сугышы, гер спорты, футбол, өстәл теннисы, ат спорты, волейбол кебек төрләре белән теләп шөгыльләнәләр. Районыбыз исемен алдынгылар рәтенә кертүдә тренерларның, физкультура укытучыларының өлеше гаять зур.

Җәйнең соңгы аенда халык аеруча хөрмәт итә һәм ярата торган берьюлы өч бәйрәм үтә. Август Спаслары традициясе борынгы заманда ук туган һәм ел саен үткәрелә.

 

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында  2 мең 785  тикшерү уздырылган, шуларның 17сендә техник иминлек кагыйдәләрен бозу буенча 54 факт ачыкланган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International