ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2017 ел
сишәмбе

15 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышка эш сәфәре белән килде. Безгә килгәнче ул Мөслим районында уздырылган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашкан. Аннары Минзәлә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашкан. Республика җитәкчесе Актаныштагы сәфәрен дә иң элек районыбыз басуларын караудан башлады.

12 августта Халыкара яшьләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге “Геройлар паркы”нда яшьләр өчен квест һәм күңел ачу чаралары оештырды. Алар партия каршында эшләүче “Яшь гвардия” иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән узды

Картлар йортында  яшәүче Фролова Анфиса Степановнага 90 яшь тулды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә яңа төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр ачуда катнашты. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар төзекләндерелгән "Кояшлы Ык" ландшафт паркында, Пушкин урамындагы "Йөрәк" скверында, Печән базарында - Тукай укуларын һәм ярминкәләр уздыру урынында булдылар. 

Республика югары уку йортларына талантлы яшьләрне төбәгебездә калдыру өчен абитуриентлар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.   

4-6 сентябрь көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында IX Казан халыкара һәвәскәр яшьләр һәм балалар киносы фестивале көтелә, ул ел саен Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында уза.

2017 елның 16 августында ТР Чирмешән муниципаль районы Советының егерме бишенче утырышы уза.

Агымдагы елның  ярты еллыгына районның   социаль -экономик усеше

Арка миен дәвамлы эпидураль стимуллаштыру (SCS-терапиясе) – бу арка миенең арттагы мөгезләре структурасына югары ешлыклы элект тогының йогынтысына нигезләнгән кайбер авыруларның дәвалау алымы. Соңгы 20 ел эчендә арка миен эпидураль стимуллаштыру төрле авырулар белән пациентларны дәвалауның иң таралган хирургик алымы булды. Методика куллануның шушы һәм башка көнүзәк мәсьәләләре турында бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә фикер алыштылар. Мастер-класста Барнаул шәһ. Травматология, ортопедия һәм эндопротезлау буенча федераль үзәгенең, Санкт-Петербург шәһ. Г.И.Турнер исемендәге Балалар ортопедик институтының белгечләре һәм БРКХ хезмәткәрләре катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International